Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда быел 3,2 мең хатын-кыз өстәмә белем алды

Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2023 ел башыннан 8,4 мең кеше өстәмә һөнәри белем алуга керешкән. Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган – 3 356 кеше. Шулай ук яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 330 кеше бар, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләргә IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б. керә.

2022 елда илкүләм проект буенча республикада 9 173 кеше өстәмә белем алган. Шул исәптән, 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 1 687 граждан, өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган 2 777 хатын-кыз.

Аерым категория гражданнар өчен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы 2024 елга кадәр чорга исәпләнгән.

Программаның максаты – хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм профессиональ мобильлекне тәэмин итә торган белемнәр, компетенцияләр һәм осталыкларга ия булу яки булганнарын үстерү өчен профессиональ укыту, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру юлы белән аерым категория гражданнарны эш белән тәэмин итүгә булышу.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев