Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Быел республикада илкүләм проект буенча 161 йорт салыначак

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының максаты - уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру.

2021 елда Татарстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт салыначак. Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Ул йортларда 636 фатир — ятимнәргә, ә 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак.

Илкүләм проект кысаларында узган ел Татарстанда 3767 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 216,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән 153 йорт төзелгән иде. Шул йортлардан 600 фатир — ятимнәргә, 4 фатир — Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 91 фатир — грант алган табибларга, 94 фатир авария хәлендәге торактан күченүчеләргә бирелде.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының максаты - уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk