Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

250дән артык өлкән яшьтәге кукмаралы “Өлкән буын” проекты кысаларында диспансерлаштыру узды

2020 елның беренче кварталы ахырына диспансеризациягә 65 яшьтән өлкәнрәк 164 гражданны китерү планлаштырыла.

“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү оештырыла.

Агымдагы елның 26 февраленә Зур Кукмара, Туембаш, Чарлы, Манзарас, Мәмәшир, Пычак һәм башка җирлекләрдән 288 пенсионер диспансеризация үтте. Беренче квартал ахырына хәтле тагын 164 пенсионерны диспансеризациягә алып килү планлаштырыла.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен республикага федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларга LADA KUB моделле автотранспорт чаралары сатып алынды. Анда биш пассажир, шул исәптән, кресло-коляскалы инвалид өчен тагын бер урын бар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 ел башыннан “Демография” милли проекты старт алды. Аның өстенлекле бурычларының берсе - пенсия һәм пенсия алды яшендәге халыкның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын яхшырту, аның концепциясе “Өлкән буын” федераль программасында нигезендә тормышка ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk