Файдалы киңәшләр

Бездән берничә киңәш

Суганны еламыйча турау өчен һәм өйгә кырмаскалар керсә...

Суганны еламыйча турау өчен:

- суганны турар алдыннан 10 минут туңдыргычка яки ярты сәгать суыткычка куеп торырга,

- тураганда пычакны салкын суга тыгып алырга,

- үз яныңа шәм кабызып яки кайнаган су белән кәстрүл куярга,

- сагыз чәйнәргә мөмкин.

 

Нашатырь спирты ярдәмгә килә

Өйгә кырмыскалар керсә, 100 миллиграмм нашатырь спиртын 1 литр су белән болгатып, идәнне сөртергә, ә аннан бүлмәне җилләтергә кирәк.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев