Кукмарада исерек шофер тоткарланган
Бүген, 2 майда, иртәнге сәгать 8.30лар тирәсендә, поселокның Ленин урамы, 155 йорт тирәсендә исерек хәлдә руль артына утырган шофер тоткарланды, дип хәбәр иттеләр район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән. -Транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспортта йөргән "Лада-Приора" шоферы район эчке эшләр бүлегенә китерелде, автомобиле исә штрафлар тукталышына куелды, -...
Бүген, 2 майда, иртәнге сәгать 8.30лар тирәсендә, поселокның Ленин урамы, 155 йорт тирәсендә исерек хәлдә руль артына утырган шофер тоткарланды, дип хәбәр иттеләр район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән.
-Транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспортта йөргән "Лада-Приора" шоферы район эчке эшләр бүлегенә китерелде, автомобиле исә штрафлар тукталышына куелды, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев