Юл һәлакәте Киндеркүл һәм Өлге авыллары арасындагы трассада була.
Кукмара районындагы трассада «КамАЗ» машинасының тәгәрмәчләре астында поши һәлак булган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Кичә 19.30 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара автоюлының 60нчы чакрымында Киндеркүл һәм Өлге авыллары арасында юл һәлакәте була. «КамАЗ» шоферы кинәт юлга чыккан пошины бәрдерә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөк автомобиленә механик зыян килә, шофер зыян күрмәгән.

Алынган яралардан хайван үлә.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге
Нет комментариев