Гыйнвар аенда Кукмара районында 2 юл-транспорт һәлакәте булган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Гыйнвар аенда Кукмара районында 2 юл-транспорт һәлакәте булган

Анда дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, гыйнвар аенда район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

- Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 1401 административ беркетмә төзелде. Төп кагыйдә бозулар тиешле тизлекне сакламау, куркынычсызлык каешын эләктермәү һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре белән бәйле иде, - диделәр район дүләт автоинпекциясендә.

фото: архив/ район ЮХИДИ

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев