Әйтер сүзем бар
-
Йод һәм “Зеленка” корткыч бөҗәкләрдән саклый
Яшелчәләрне ашлаганда химик препарат катнашмаларын кулланасы килми. Шуңа күрә йод һәм "зеленка" эремәләреннән ясалган катнашма кулланып, корткыч бөҗәкләрдән, башка чирләрдән котылырга була. Дым артык күп булганда кыярның тамырлары чери башлый. Моннан котылу өчен, уңышны җыеп алганнан соң, бер чиләк суга 10 тамчы зеленка салып сибәргә кирәк. Профилактик чара буларак йод...
-
Мин авыртуны Ходайдан сорап алмадым
Мин - I төркем инвалид. Коляскада йөрим. Күптән түгел генә йомыш белән Кукмарада булырга туры килде. Кызымның килгәнен үзәктәге "Ратмир" кибете янында көтеп тордым. Шул вакыт күңелемне генә түгел, йөрәгемне кузгаткан хәл булды, түзә алмыйча газета аша аваз салырга булдым. Минем коляскада утырганымны күреп, "Связьной" салоны янында басып торучы ике...
-
“Автолавка”ның товарга бәя язылган кәгазе юк
Безнең авылга райпоның "Автолавка" машинасы азык-төлек алып килә. Әмма алар бер генә продуктка да бәя ярылган кәгазь куймыйлар. Без, сатып алучылар, алынган товар өчен кибетче нинди сумма әйтсә, шулкадәр түлибез. Һәр әйбернең бәясе күренеп торса, аларга да, безгә дә уңайлы булыр иде.
-
Биек үкчә файдалымы?
Англия галимнәре сенсацион нәтиҗәгә килгән. Алар фикеренчә, биек үкчә тез буыннарын авыртудан саклый икән. Биек үкчәле аяк киеме киюче хатын-кызлар, тәбәнәк үкчә киючеләргә караганда тез буыннарындагы артрит белән ике тапкыр сирәгрәк авырыйлар, имеш. Бәлки бу буыннарның билгеле бер дәрәҗәдә көчсезләнүе белән бәйледер, ә бәлки биек үкчәле аяк киеме киючеләр үзләренең...
-
Иске корылмалар Кукмараны бизәми
Кукмара көннән-көн үсә, үзгәрә, ләкин поселокны ямьсезләп торучы күренешләр дә күзгә чалына. Мәсәлән, Комаровлар тукталышыннан алып, тимер юл буенча вокзал ягына таба менгәндә иске корылмалар җәелеп ята. Кукмарага килеп керүгә иң беренче шулар күзгә ташлана бит. Аннан соң Планетарная урамында да кайбер йортлар янында бакча коймалары җимерелеп, тирә-ягын америка өрәңгесе...
-
Туңдырма белән бананнан коктейль (рецепт)
Бүген татлы һәм тәмле коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Коктейль өчен: 400 мл сөт, 200 грамм туңдырма, 1 аш кашыгы сыек бал, 1 өлгергән банан. Эш тәртибе: өлгергән бананны чистартырга һәм ¼ салкын сөт белән блендерга салып тугларга, аннары туңдырманы өстәргә, калган сөтне өстәп бетерергә һәм эчемлекне авыз итеп карарга. Әгәр...
-
Артык борчылу анемиягә китерә
Анемия (азканлылык) - мәкерле чирләрнең берсе. Хәлсезлек, бернәрсәгә күңел ятмау, тиз ару, баш әйләнү, йөрәк авырту - барысы да анемия билгеләре. Авыртуны булдырмау өчен ашау рационын ныклап үзгәртү мөһим. Кабак кушып пешерелгән бодай яки кукуруз боткалары, җиләкләр, виноград, банан, карбыз, кәбестә һәм әстерхан чикләвеген ашау бик файдалы. Ә менә шикәр...
-
Синоптикларга да ышанырлык түгел
Адәм баласы ни буласын алдан белеп яшәргә тырыша, әмма күрәзәчеләрнең дә, җирле синоптикларның да фаразлары күп очракта чынга ашмый. Барысы да Аллаһ ихтыярында, дип юкка гына әйтми халык. Быелгы май ае да эссе булыр дигән фаразлар ишетелгән иде, ышан син аларга: язның иң матур бу ае салкын килде. Кайбер кешеләрнең...
-
Туклыклы салат (рецепт)
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан туклыклы салат рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: пешкән тавык түше, пекин кәбестәсе, помидор, сыр, сыр тәме килгән кириешки, сарымсак, майонез, тоз. Ингредиентларны шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга, тәменчә тоз сибәргә, сарымсак сытарга һәм майонез салып болгатырга. http://intertat.ru
-
Майда кыздырылган суган пәрәмәче
Язын иң популяр ризыкларның берсе - суган пәрәмәче, суган бәлеше. Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пәрәмәче пешерү өчен иң кулай вакыт. Беренче эш итеп камыр куярга. Камыр җиңел булсын өчен суга гына басарга. Ярты стакан җылымса суга бер бал кашыгы шикәр комы, 5 грамм коры...
-
Минем кайбер тәкъдимнәрем бар
Кукмара хәзер шәһәр исемен йөртә, шул уңайдан кайбер тәкъдимнәрем бар. Әйтик, күтәрткән әйләнгеч юлның икенче ягында ничә урамга артистлар исеме бирелгән. Шунда мәдәният йорты төзү дә күздә тотылса икән. Шәһәребездә мунча да бер генә, җитәкчеләр шул хакта да уйласыннар иде.
-
Кукмарада юллар проблемасы кала бирә
Кукмарада юллар проблемасы кала бирә. Заһидуллин урамын Девятаев, Прокопьев урамнары белән тоташтыручы тыкрыкларны җитәкчеләр җәяүләп бер тапкыр булса да урасыннар иде. Машина белән түгел, су җыелган чокырлы урыннардан узу өчен көймә кирәк бит анда. Шул тыкрыклардан йөрүче 37-40 хуҗалык исеменнән Әлфинур ХӘЛИМОВА
-
Тротуардан тукталышка менү-төшү юлы булсын иде
Кукмараның Ленин урамына тротуарлар җәюне бик сөенеп кабул иттек. Рәхәтләнеп йөрергә була. Әмма тротуардан тукталышка менү юлы юк. Әйтик, хәрби комиссариат тукталышында төшүчеләрнең кайберләре "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче өлкәннәр була. Беркөнне дә бер ир-ат автобустан төшеп, каршыдагы тукталышка килеп җиткәч, аның артындагы сөзәк урыннан бара алмыйча, машиналар...
-
Өйдә пешерелгән наггетсы
Җырчы Айгөл Бариевадан балаларның яраткан ризыгы - наггетсы рецептын тәкъдим итәбез. Тавык түше, 2 йомырка, каты сыр, он, тоз һәм борыч, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк булачак. Эш тәртибе: тавык түшен теләгән зурлыкта, әмма юка итеп турарга, тоз һәм борыч сибәргә, онда әвәләргә, аннары - йомыркада, сырда һәм ике ягын...
-
Кукмараның Яхин урамында яшәүчеләр ЮХИДИ инспекторларын көтә
Безнең Яхин урамында бала-чагага уйнар урын юк. Тротуар да юк. Балалар өчен мәйданчыкны әйтеп тә тормыйм инде. Сабыйлар Прокофьев белән Яхин урамнары кисешкән урында уйнарга мәҗбүр. Үзегез беләсез, юл тулы, урам тулы машина хәзер. Ә безнең урам аша шактый зур тизлектә хәрәкәт итүчеләр дә күп. Көннәр җылына башлау белән балаларны...