Әрәм булган хезмәт һәм акча
3 июль иртәсендә сәгать 2ләрдә Кукмараның Фазлыйәхмәтов урамында яшәүче 11 чебиен дүрт эт, бикле сарайның сеткасын бәреп кереп, буып чыгып киткәннәр
Безнең районда аучылык буенча берәр төрле оешма яки берләшмә бармы икән? Булган очракта да алар нәрсә белән шөгельләнәләр? Нигә алар хуҗасыз, кыргый этләрне дә киметү чарасын күмиләр икән. Кукмара шәһәр Башкарма комитеты җитәкчелеге дә бу хәлне контрольгә алсын иде. Ел саен халыкка күпме зыянсала бит алар. Кешеләргә ташланганнарын көтеп ятсак, соңыннан үкенергә туры килмәгәе. 3 июль иртәсендә сәгать 2ләрдә Кукмараның Фазлыйәхмәтов урамында яшәүче 11 чебиен дүрт эт, бикле сарайның сеткасын бәреп кереп, буып чыгып киткәннәр. Аучыларга бераз җавалылык билгеләнсә, бәлки, хәл бераз уңай якка үзгәрер иде. Бу бит беренче очрак кына түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев