Әйтер сүзем бар...
Ишегалдын кем чистартыр?
Әлеге фоторәсемне безгә Кукмараның Ленин урамы, 71нче йорт ишегалдыннан төшереп алып килделәр. Күрәсездер, кеше буеннан да биегрәк әрекмәннәр, алабута үскән анда.
-"Чиста шәһәр" оешмасына шалтыраткач, алар "Ремстройсервис" оешмасына мөрәҗәгать итәргә куштылар, - ди борчылып йорт комитеты рәисе Светлана Афанасьева. - "Ремстройсервис" оешмасына шалтыраткач, алар ишегалдын килеп чаптылар, әмма бөтен территорияне дә түгел. Ишек алдының нәкь уртасында әрекмэннэр утырып калды. Бу чүпләрне кайсы оешма чабарга, аннан соң җыештырып алырга тиеш икән соң?
Без, әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан, алда исемнәре аталган оешмаларга шалтыраттык. Ишегалды территориясе булгач, аны "Ремстройсервис" оешмасы чистартырга тиеш булып чыкты. Үзләренә шалтыратып, әлеге ишегалдын җыештырасы бар икәнен хәбәр дә иттек. Без үткән атнаның пәнҗешәмбе көнендә алар белән элемтәгә чыккан идек. Инде тагын бер атна үтеп бара, ә үзгәреш юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев