Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Шоферлар да игътибарлырак булсыннар

"Хезмәт даны" газетасының 5 июль санында чыккан "Фаҗига булгач, соң булмасмы?" дигән язманы укыгач, күңелдә каршылыклы уйлар туды, һәм үз фикеремне белдерергә булдым. Мин Таҗи Гыйззәт урамында туып-үстем. Без кечкенә чакта балалар күп иде, бар вакытыбызны урамда уйнап-шаярып үткәрдек. Әле ул вакытта урамның яңа төзелеп кенә килгән чагы. Кирпеч, такта...

"Хезмәт даны" газетасының 5 июль санында чыккан "Фаҗига булгач, соң булмасмы?" дигән язманы укыгач, күңелдә каршылыклы уйлар туды, һәм үз фикеремне белдерергә булдым.

Мин Таҗи Гыйззәт урамында туып-үстем. Без кечкенә чакта балалар күп иде, бар вакытыбызны урамда уйнап-шаярып үткәрдек. Әле ул вакытта урамның яңа төзелеп кенә килгән чагы. Кирпеч, такта өсләренә дә менеп уйнадык, юлга акбур белән дә сызып сикердек. Ата-аналар, күрше-күлән дә дус-тату булдылар, балаларга да урамда уйнаган өчен сүз әйтмәделәр, чөнки андый бала нык булып үсә ул. Без үсеп җиткәч, урам тынып калган иде, хәзер үзебезнең балалар шушы урамда уйныйлар. Телевизор, компьютер артында утыруга караганда, бу күпкә яхшырактыр. Кечкенә сабыйларның әти-әниләре дә шунда. Андый шук-шаян балалар Таҗи Гыйззәт урамында гына түгел, шуңа күрә машина йөртүчеләр дә саграк һәм игътибарлырак булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев