Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Һәр көнгә сөенеп яшик

Самардан Ижевскига баручы автобусның һәләкәткә очравы күпләрне тетрәндергәннер. Бик кызганыч, мондый аяныч хәлләр еш булып тора: һавада - самолет шартлый, суда - теплоход бата, юлларда көн саен диярлек үлем. Ә бит беребез дә чыгып киткәндә мондый хәлгә юлыгырбыз дип үтәр сыман тоела. Юлга чыкканда да бәхилләшеп китәргә кирәк икән, дигән...

Самардан Ижевскига баручы автобусның һәләкәткә очравы күпләрне тетрәндергәннер. Бик кызганыч, мондый аяныч хәлләр еш булып тора: һавада - самолет шартлый, суда - теплоход бата, юлларда көн саен диярлек үлем. Ә бит беребез дә чыгып киткәндә мондый хәлгә юлыгырбыз дип үтәр сыман тоела. Юлга чыкканда да бәхилләшеп китәргә кирәк икән, дигән коточкыч уй тынгылык бирми.

Баксаң, бер көнлек тормышта яшибез икән бит. Кеше бүген бар, ә иртәгә инде янәшәбездә булмаска да мөмкин. Ә без шуның асылына төшенә алмыйбыз... Көчсезләрне - рәнҗетәбез, мохтаҗларга - ярдәм итмибез, хәтта кайчакта якын кешеләребезгә дә тәиле телебезне кызганабыз. Ләкин беребез дә мәңгелек түгел... Шуңа күрә туган һәр көнгә сөенеп, булган мал-мөлкәтебезгә шөкер итеп, якыннарыбызга йөрәк җылыбызны, назлы карашыбызны җәлләмичә, чит-ятларга да мәрхәмәтле булып яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев