Әйтер сүзем бар...
Җиләкле чизкейк
Бу татлы ризыкны әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк. Ингредиентлар диаметры 26 сантиметр булган таба өчен исәпләнгән: 300 грамм печенье, 100 грамм сыер мае, 500 грамм эремчек, 400 грамм каймак, 200 грамм шикәр комы, 25 грамм желатин, 1 лимон, 200 грамм җиләк (башка җиләк-җимеш тә ярый), 100 грамм җиләк желесы.
Печеньены ваклатып,...

Печеньены ваклатып, өй температурасында җебетелгән сыер мае белән кушабыз. Әзер массаны төбе алына торган табага тыгызлап җәябездә бер сәгатькә суыткычка куябыз.
Желатинга 50 миллилитр кайнап торган су агызып, бераз суытабыз. Миксер ярдәмендә каймак, эремчек һәм шикәр комын болгатабыз. Әзер желатинны, лимон белән ванилинны өстибез дә тагын яхшылап болгатабыз. Печеньелы массаны суыткычтан алып, өстенә җәябез дә кабат бер сәгатькә куябыз.
Юка итеп туралган җиләкне желега кушып, чизкейкның өстенә агызганнан соң тагын суыкка куеп алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев