Әйтер сүзем бар...
Сабантуй җиренә чүп савытлары кирәк
Быелгы Кукмара Сабан туе искиткеч булды. Бу фикеремне һәркем куәтләр дип уйлыйм. Без гаиләбез белән иң элек мәйданда - яңа ясалган эскәмияләргә утырып тамаша карадык. Аннан соң улыбызның тамагы ачкач, кибетләр янына киттек. Һәм ... җирдәге чүпкә шаккаттык. Ул туңдырма һәм башка продукцияләрнең кәгазьләре шулкадәр күп иде ки, хәтта чирәм...
Быелгы Кукмара Сабан туе искиткеч булды. Бу фикеремне һәркем куәтләр дип уйлыйм. Без гаиләбез белән иң элек мәйданда - яңа ясалган эскәмияләргә утырып тамаша карадык. Аннан соң улыбызның тамагы ачкач, кибетләр янына киттек. Һәм ... җирдәге чүпкә шаккаттык. Ул туңдырма һәм башка продукцияләрнең кәгазьләре шулкадәр күп иде ки, хәтта чирәм дә күренми иде! Кулымдагы чүбемне ташларга ниятләп чүп савыты эзләп карадым, тапмадым. Аптырагач, аны сумкама салып куярга мәҗбүр булдым. Чүп савытлары урнаштырылмаганга күрә халык чүпне җиргә ташлаганын аңладым. Бәлки чүп савытлары сәүдә барган җирдә генә куелгандыр? Сабантуй мәйданы алга таба башка бәйрәмнәр өчен дә файдаланылачак, диләр. Бер бәйрәм үткәннән соң "Чиста шәһәр" эшчеләренә никадәр эш кала икән дип борчылдым. Бәлки бу мәсьәлә хәл ителер?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев