Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмара өчен горурландым

Җәйге ялыбызда күрше районнарны әйләнеп кайткан идек. Балтачка баргач, тәмле су алырга дип, кибетләрнең берсенә кердек. "Лимонадның берничә төрлесе бар - менә Арчаныкы, Кенәрнеке, Самараныкы, Ижевскиныкы. Кукмарада ясалганы да бар, анысы - иң тәмлесе", - диде сатучы ханым, көләч елмаеп. Чит җирдә чыгарылганын авыз итәргә исәп бар иде, үзеңнекен шулай...

Җәйге ялыбызда күрше районнарны әйләнеп кайткан идек. Балтачка баргач, тәмле су алырга дип, кибетләрнең берсенә кердек. "Лимонадның берничә төрлесе бар - менә Арчаныкы, Кенәрнеке, Самараныкы, Ижевскиныкы. Кукмарада ясалганы да бар, анысы - иң тәмлесе", - диде сатучы ханым, көләч елмаеп. Чит җирдә чыгарылганын авыз итәргә исәп бар иде, үзеңнекен шулай мактап торганда, ничек Кукмара лимонадын алмыйсың инде? Рәхмәт әйтеп, берничә шешә алып чыгып киттек. Икенче кибеткә кердем. Савыт-сабалар бүлегендә ике ханым табалар сайлый. Сөйләшүләре колакка чалынды: "Моның төбенә ризык ябыша, эчке катламы да тиз куба. Кукмарада шәп табалар чыгаралар икән, шуны аласы иде", - диде берсе. "Кукмарада чыгар ул, алар итек тә басалар, суган да үстерәләр", - диде икенчесе. "Бездә әле тегү фабрикасы да бар", - дип мактанасым килгән иде дә, телемне тешләп калдым: кунак булсаң, тыйнак бул. Әмма кибеттән чыкканда күңелемдә әйтеп бетергесез горурлык хисе тойдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев