Әйтер сүзем бар
-
Бик тәмле пицца (рецепт)
Өйдә пиццаны теләгән ингредиентларны салып пешерә аласыз. Сезгә менә мондый пицца рецептын тәкъдим итәм. Ачы камырны уклау белән җәеп майланган табага җәяргә. Эчлек өчен: 2 кашык кетчуп, 3 уртача тозлы кыяр, 300 грамм колбаса, 2 помидор, 100 грамм каты сыр, 3 кашык каймак яки майонез, 1 йомырка, бер уч туралган...
-
Тулма (голубцы)
Яшь кәбестәдән тулма ясау җайлы, яфраклар йомшак, алдан пешереп алырга кирәкми дә. Эчлек өчен: сыер итеннән фарш, суган, дөге, тоз, борыч. Кәбестәнең яфракларын җайлап ертмаска тырышып кисеп алырга. Эчлектән кәтлитлар ясап, яфракларга төрергә һәм тоз салынган шулпага яки суга салып пешерергә. Суган белән кишерне бераз кыздырып алырга, 3-4 кашык томат...
-
Вак күмәч (рецепт)
Мәрьям Миңнегуловадан вак күмәч рецептын тәкъдим итәбез. 1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга. Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май маргарин яки атланмай, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы тулар-тулмас тоз , 3...
-
Эремчек запеканкасы
Эремчек запеканкасы һәркемгә балалар бакчасыннан ук таныш, бүген дә күпләрнең яратып ашаган ризыгы. Запеканка өчен: 1 пачка ванилин, 500 г эремчек, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан кефир, 2/3 стакан шикәр комы, ярты стакан манный ярмасы, 5 йомырка. Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Йомыркаларның сарысын...
-
Ни өчен халыктан җыелган сөт өчен тиешле бәяне түләмиләр икән?
Район газетасының 23 июнь санында май аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре басылган иде. Анда "Агрохимсервис" Түбән Үрәс, Иске Оча, Үрәсбаш авылларында сөт өчен 18 сумнан түләде, дип язылган. Чынлыкта исә Үрәсбаш авылында сөткә нибары 17 сумнан гына исәп-хисап ясалды, анысы да тулысынча түләнмәде. Сөт җыючылар халыкны...
-
Канга сеңгән гадәт
Кибетләрдәге кырыйлары сары булган май кисәкләрен аласы килми
-
Әлеге язмам белән бәлки кемгәдер ярдәм итә алырмын
Ул баланы мин үзем дә аякка баса алмас инде дип уйлаган идем... Бәйрәмгә чыккач, балалар белән уйнап йөри алды
-
Наратлыкны чүпләп бетергәннәр
Мин Рудник авылына кунакка килгәлим. Янәшәсендәге нарат урманына барып, яшел күркә, нарат бөресе җыеп кайтам, көзен гөмбә җыям. Биредә аңкыган сагыз, ылыс исләре сулышларымны киңәйтеп җибәрә. Урманның матурлыгы күңелемә шифа бирә. Бу наратларга йөз елдан артык, бәлки, йөз илле еллап бардыр. Бакыр рудасы чыгарылган урыннарга кеше куллары белән утыртылган алар....
-
“Зебра” кирәклеге бәхәссез
Машиналар хәрәкәте көчле булганлыктан, кайчак чыгарга аптырап торасың
-
Аллергиядән качып буламы?
Борын тыгылу, кузләр яшьләнү һәм кызару, тын юллары томалану, тиредә тимгелләр барлыкка килү, йөткертү - болар барысы да иммун система эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән аллергия симптомнары. Яз - организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә кеше организмы яңарышны, үзгәрешне кабул итә алмый, аллергиягә тиз бирешә. Башка чорга караганда, яз көне...
-
Соданың 6 төрле файдасы
1. Кайнар су тутырган ваннага 100 грамм сода салсагыз, суыгыз йомшарып китәр. 2. Аягы тирләгән кешегә аяк киеменә сода сибәргә кушалар. 3. Каһвә хуш исле булсын өчен, аны кайната торган суга бер чеметем сода салыгыз. 4. Суыткычтан ямьсез исне бетерергә дә сода булыша. Тәлинкәгә сода салып, суыткыч киштәсенә куегыз. 5....
-
Итле ачык бәлеш рецепты
Кирәк булачак: камыр өчен - 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз. Эчлек өчен - 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч,...
-
Ураза тоту турында язылган хатка ике җавап
Район газетасының соңгы саннарның берсендә бер апа ураза тота башлаганы һәм уразасы авыррак тоелуы турында укучыларга җиткергән. Аңа әйтәсе килгән сүзем бар иде. Беренчедән, шундый олы, риясыз гамәлгә тәвәккәлләп алынуы өчен аңа Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме булсын дип телисем килә. Икенчедән, галимнәребез билгеләп үткәнчә, гамәл-гыйбадәт кылуда кеше никадәр күбрәк авырлык...
-
Уразаның өч көне дә миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте
Насыйп булса, уразаның уртадагы өч көнен һәм соңгы өч көнен дә тотарга исәбем бар
-
Юган тәрәзә пыяласына тузан кунмасын өчен нишләргә?
Җәйгә чыккач, тәрәзә пыялаларын еш юарга туры килә. Бу хезмәтне бераз җиңеләйтү юллары бар. Түбәндәге катнашма белән юсагыз, тузан пыялага ябышмый, тәрәзәгез һәрчак чиста булачак. Бер литр җылымса суга 2 аш кашыгы 80 процентлы уксус эссенциясе, 2 аш кашыгы глицирин, 1 аш кашыгы нашатырь спирты салып, губка ярдәмендә башта тәрәзәгә...