Сатучылар “сезон” дип, акча эшләп калырга тырыша
Соңгы арада кызымны укуга әзерләү мәшәкатьләре белән йөрим әле. Безнең гаилә өчен зур вакыйга - кызым беренче сыйныфка бара. Ял көне җитүгә кибеттән-кибеткә йөреп, уку кирәк-яраклары, кием-салым җыябыз. Шөкер, сайлау мөмкинлеге зур. Бәяләр дә "сөбханалла!" дияр идем. Бәясенә күрә товары, дигән гыйбарә хәзер бөтенләй чынбарлыкка туры килми. Товар таный белмәсәң,...
Соңгы арада кызымны укуга әзерләү мәшәкатьләре белән йөрим әле. Безнең гаилә өчен зур вакыйга - кызым беренче сыйныфка бара. Ял көне җитүгә кибеттән-кибеткә йөреп, уку кирәк-яраклары, кием-салым җыябыз. Шөкер, сайлау мөмкинлеге зур. Бәяләр дә "сөбханалла!" дияр идем. Бәясенә күрә товары, дигән гыйбарә хәзер бөтенләй чынбарлыкка туры килми. Товар таный белмәсәң, сыйфаты бик үк яхшы булмаган киемне дә икеләтә бәягә алып китәргә мөмкин. Шуңа күрә башта кибетләрне караштырып йөрергә кирәк. Үзем дә шундыйрак хәлгә юлыктым. Юл аркылы гына торучы ике кибетнең берсендә ак күлмәк икенче сәүдә ноктасындагы шундый ук күлмәктән 150 сумга арзанрак булып чыкты. Үз бәясе ничә сум икән соң моның, дип уйлап куйдым. Сатучылар да "сезон" дип, акча эшләп калырга тырыша, әти-әнинең алмый чарасы юклыгын бик яхшы аңлыйлар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев