Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Искергән товар аласыбыз килми

Шәһәребездә зур кибетләр ачылган саен, кечкенә сәүдә йортларына йөрүчеләр кими бара. Чөнки зур кибетләр үзләренең затлылыгы, товарларының төрлелеге белән безне җәлеп итеп торалар. Минем үземнең дә шул кечкенә кибетләргә керәсем килми. Сәбәбе дә юк түгел. Зур сәүдә йортларында ашамлыкларның куллану вакыты узмаганын саталар, чөнки аларны гел тикшереп торалар. Ә йорт...

Шәһәребездә зур кибетләр ачылган саен, кечкенә сәүдә йортларына йөрүчеләр кими бара. Чөнки зур кибетләр үзләренең затлылыгы, товарларының төрлелеге белән безне җәлеп итеп торалар. Минем үземнең дә шул кечкенә кибетләргә керәсем килми. Сәбәбе дә юк түгел. Зур сәүдә йортларында ашамлыкларның куллану вакыты узмаганын саталар, чөнки аларны гел тикшереп торалар. Ә йорт янындагы кибеткә керсәң, "свежий, свежий" дип, берничә ай киштәләрендә аунап ятканын тоттырып чыгарырга да күп сорап тормыйлар. Ул гына да түгел, үлчәп, "фасовать" итеп куелган товарның хәтта исеме дә язылмаган, төргәкләү вакытын әйтәсе дә юк. Бу турыда сатучылардан сорагач: "Безнең компьютерга кертелмәгән ул", - дип кенә җавап бирәләр. Әлегрәк мондый нәрсәләргә җитдирәк карыйлар иде шикелле. Хәзер тикшерүче дә юк. Берничә мәртәбә үземә дә куллану вакыты узган ашамлык биреп чыгардылар. Кибеттә карамасам да, кайткач күзем төште. Иренмәдем, кире алып барып бирдем. Ә сатучы кыз шыпырт кына алып куйды, хәтта гафу да үтенмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев