Чарлы авылыннан Алексей Садков: Ватанны сакларга бару минем үз карарым иде
Алексей алгы сызыктагы хәрабәләр арасында куркып кына йөргән, кечкенә, ач бер көчекне таба да үзенә ала. Шундагы иптәшләре белән бергәләп дүртаяклы дусны тәрбияли башлыйлар, һәм озакламый әлеге көчек алар батальонының бөтиенә (талисман) әверелә.