Өмет һәм ышаныч яшәтә: Кукмара районында яшәүче ханым махсус хәрби операциядәге тормыш иптәше турында сөйләде
Түбән Үрәс авылында яшәүче дүрт бала әнисе Надежда Соловьеваның тормыш иптәше Алексей — махсус хәрби операция зонасында, ә улы Антон — армиядә. Ара ераклыгына карамастан, без бергә, ди ул.
...2022 елның 26 сентябре. Махсус хәрби операция зонасына китүче иптәшен озатырга дип, Кукмарага килгән Алексей район хәрби комиссариатына кереп, үзенә дә повестка алып чыга.
«Иремнең берничә көннән ерак юлга кузгаласын белгәч, бөтенләй шок хәлендә калдым. Дүрт бала, йорт-җир эшләрен берүзем ничек алып барырмын дип борчылдым. Әмма кирегә юл юк иде инде. Берничә көннән барлык кирәк-яракларын туплап, күз яшьләре аша Алексейны хезмәткә, илне сакларга озаттык. Инде менә хәрби кием кигәненә дә тиздән өч ел була. Алексей күп еллар күмәк хуҗалык тракторында, КамАЗ машинасында эшләде, алдынгы комбайнчы иде. Шулай ук авыл җирлеге Советының янгын сүндерү машинасы өчен җаваплы итеп билгеләнде. Махсус хәрби операция зонасында да шофер ул, гел руль артында, һәрчак юлда. Әтиебез „Урал“ машинасында снарядлар ташый, артиллерияне сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Беренче айларда берәр атна элемтәгә чыга алмый иде. Андый вакытта, башкаларныкы шикелле, минем дә кулдан кәрәзле телефон төшми, хәбәр килүен „дүрт күз белән“ көтәсең, йокың — йокы, эшең эш булмый. Шөкер, хәзер хәл бераз уңайланды. Җае килеп чыгу белән шалтырата я СМС-хәбәр язып җибәрә. Алексейның беркайчан зарланганы, андагы хәлләрне монда кайтып сөйләгәне юк. Нәрсәдер сораша башласам да: „Надя, минем бар да яхшы. Иң мөһиме: үзеңне һәм балаларны сакла!“ — дип әйтә дә әңгәмәгә нокта куя», — ди Надежда.
Надежда тумышы белән Югары Комар авылыннан. Яшьләр 2004 елда Казан авиация заводында эшләгәндә таныша.
«Берникадәр вакыт очрашып йөрдек тә кавыштык. Иң элек Казанда яшәдек, аннары Түбән Үрәскә күчендек, дүрт балага гомер бирдек. 2006 елда — өлкән улыбыз Антон, 2008дә — Ксения, 2010да — Алина, ә 2019 елда Виктор дөньяга килде. Әтиләре махсус хәрби операция зонасына киткәч, балалар күзгә күренеп олыгаеп китте. Хәтта 5 яшьлек Виктор да кул арасына керергә тырыша. Минем өчен иң зур терәк тә, юаныч һәм булышчы да алар», — ди язмам герое.
Соловьевларның өлкән уллары Антон, быел Кукмара аграр көллиятен тәмамлап, агроном белгечлеген үзләштерә һәм язгы чакырылышта армиягә алына. Улының озату кичәсенә әтисе дә кайта.
«Алексейны нәкъ менә шул вакытта 10 көнгә ялга җибәрүләре барыбыз өчен дә сөенеч булды. Ата белән ул шактый озаклап сөйләшеп утырганнар иде. Икесе дә хәрби бит хәзер. Антон Приморье краенда элемтәче булып хезмәт итә. Шалтыратып, язып хәлләрне белеп тора. Әле күптән түгел фоторәсемгә төшергәннәр, календарь ясап биргәннәр, шуларны җибәрде. Фотосын өйнең түренә, күренә торган җиргә элеп куйдык, сагынганда бик еш алып карыйм. Бик тәвәккәл, батыр йөрәкле ул безнең. Диплом алуга ук армиягә барам, диде. Әтиләре дә, балам да — безнең гаилә өчен зур горурлык. Исән-имин генә булсыннар», — ди Надежда.
Надежда Соловьева 2014 елдан социаль хезмәткәр булып эшли, ялгыз калган өлкәннәргә ярдәм күрсәтә. Алексейның 84 яшьлек әбисе Татьяна Никитична да алар белән яши.
«2024 елда, автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган идем, бар куркуымны җиңеп, руль артына утырырга туры килде. Чөнки эш буенча да, балаларны йөртергә дә гел транспорт кирәк. Әкренләп шомардым. Узган ел Алексей машина алып бирде. Үзем шофер булгач, бик уңайлы. Антон өйдә вакытта бар авырлык аның җилкәсенә төшә иде, хәзер ике кыз белән үзем тырышам, хәтта мотоблок белән дә эшләргә өйрәндем. Ике сыерыбыз, үгез, кош-кортлар бар, бакчада барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Иң зур теләк: дөньялар тынычлансын да, барлык хәрбиләр якыннары янына кайтсын иде», — ди Надежда Соловьева.
Алексейның позывное — «Соловей». Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен Россия Оборона министрлыгыннан бирелгән орден-медальләре шактый аның. Күптән түгел якташыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге дә тапшырылган.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев