Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Кукмара районының махсус хәрби операция ветераннары берләшмәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән

Якташыбыз Илназ Низамиевка 2023 елның апрелендә Россия Оборона министрлыгының икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», ә 2024 елның маенда Россия Президенты Карары белән «Батырлык өчен» медальләре тапшырыла.

24 яшьлек Илназ Низамиев — Күкшел авылы егете. Мәчкәрә урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул Кукмара аграр көллиятенең пешекче-кондитер бүлегенә укырга керә. 

«Мин кечкенәдән тәмле ризыклар әзерләргә яраттым. Шуның өчен дә уку йортының нәкъ менә әлеге юнәлешен сайладым. Укып бетергәч, армия сафларына алындым. Аннан кайткач, белем алуымны читтән торып Казан кооператив институтында дәвам иттем. Эшләргә дә, укуга да вакыт табыла иде. Ә менә 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизацияләү башлангач, башка райондашлар белән беррәттән хәрби комиссариаттан чакыру алдым. Миндә хезмәттән читләшү, качып калу уе бөтенләй дә булмады. Чөнки чын ир-егет ул Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Без кечкенәдән әнә шундый патриотик рухта тәрбияләнеп үстек. Ике елдан соң кабат хәрби кием кияргә туры килде. Мине атучы вазыйфасына билгеләделәр. Бер ай өйрәнүләрдә булганнан соң, махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр», — ди Илназ.

...2023 елның 5 декабрендә райондашыбыз иптәшләре белән Ивановка торак пункты тирәсендәге урман-посадкада хәрби бурыч үтәгән вакытта дрон һөҗүменә эләгә, каты яралана. 

«Ул вакытта бик көчле атышлар барды. Иптәшләр дә безнең янга 7-8 сәгатьтән соң гына керә алды. Беренче ярдәм күрсәттеләр, госпитальгә җибәрделәр. Алар тырышлыгы белән исән-сау калдык. Шуның өчен дә мин хәзер 5 декабрьне үземнең икенче туган көнем дип атыйм. Яраларым бик җитди булганлыктан, шактый озак Сватово, Белгород, Северодвинск, Мәскәү госпитальләрендә ятарга, дәвалану курслары узарга, бер-бер артлы операцияләр кичерергә туры килде. Дүрт операциядән соң хәрби-табиб комиссиясе карары белән узган елның август аенда комиссовать иттеләр», — ди Илназ.

Илназның махсус хәрби операция зонасына киткәнче югары уку йортында белем алуын алдарак язган идем. Госпитальдә вакытта да аның укуы дәвам итә, яшь егет хәтта «Зум» программасы аша диплом да яклый. 

«Бүгенге көндә мин өйдә. Тиздән үземне тагын зур сынау — катлаулы операцияләр көтә. Минем белән бервакытта яраланган Чистай районы егете һәм бергә землянкада яшәгән, үз туганнарым шикелле якын кешегә әйләнгән башка иптәшләр белән дә аралашып торам. Шушы көннәрдә бик мөһим эшкә билгеләделәр әле үземне. Хәзер мин — районның махсус хәрби операция ветераннары берләшмәсе җитәкчесе дә. Егетләр белән бергә төрле хәрби-патриотик чараларда катнашу, белем йортларында укучылар белән очрашу һәм башка иҗтимагый эшләр башкару бурычы йөкләнә. Шулай ук тагын бер югары уку йортына укырга керү планы да бар. Әмма боларның барысы да киләчәктә. Әлегә минем өчен беренче урында — сәламәтлек. Калганы үз җае белән булыр», — ди Илназ Нурфаил улы. 

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев