Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
3 ноябрь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш–Кукмара» автомобиль юлында 52нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 11 очрагы теркәлде. Алар арасында: 7се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен, 2се — җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 1се — техник яктан төзек булмаган транспорт белән идарә итү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре күренгән, машина йөртү таныклыгы булмаган шофер да ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев