2026 елда Татарстанда төлкеләр саны кимегән
Соңгы яңалыклар

2026 елда Татарстанда төлкеләр саны кимегән

Шул ук вакытта Россиянең күпчелек төбәкләрендә, киресенчә, төлкеләр ишәйгән яки чама белән бер үк санда булып кала.

Быел Татарстанда төлкеләр саны кимегән. Узган елда республикада якынча 6,1 мең баш исәпләнсә, быел — 5 мең. Бу хакта Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына таянып, РИА Новости яза, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. 

Шул ук вакытта Россиянең күпчелек төбәкләрендә, киресенчә, төлкеләр ишәйгән яки чама белән бер үк санда булып кала. Аерым алганда, соңгы елларда кимендә 11 төбәктә аларның нык үрчүе теркәлгән. Әйтик, Саратов өлкәсендә быел дүрттән бер өлешкә артып, якынча 11 мең башка җиткән. Әстерхан өлкәсендә әлеге күрсәткеч — 22 процентка (5,7 мең), Чукоткада ике ел эчендә 20 процентка (8,3 мең) үскән. Ә кайбер төбәкләрдә кыргый хайваннар саны тотрыклы булып кала.

Шулай ук Пенза өлкәсендә, Еврей автономияле округы һәм Пермь краенда бик аз гына арту күзәтелә.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев