Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрбинең әнисе: Йөрәк парәмне уйламаган көнем юк

Әсән-Елга авылында яшәүче Нурания апа Мифтахованың улы Рәхим махсус хәрби операция зонасында хезмәт уза. Райондашыбыз өлешчә мобилизацияләү вакытында чакырыла.

Шушы көннәрдә лачын кебек батыр ул үстергән әни янында булып кайттык. 

«Сәламәтлегем какшап торгач, балалар иң элек Рәхимгә повестка килүен әйтмәделәр. Тик менә анадан яшереп буламы, аның йөрәге сизмиме соң?! Улымның күзләренә карауга, барысын аңладым. 2022 елның 22 сентябрендә хәрби комиссариаттан чакыру тапшырдылар, ә инде дүрт көннән ерак юлга озаттык. „Әни, бар да яхшы булыр, кайгырма, үзеңне сакла“, — диде балам. Йөрәк парәмне уйламаган бер көнем дә юк. Көн дә Рәхимемнең һәм башка хәрбиләрнең гомере, саулыгы өчен Аллаһтан хәерлесен сорап дога кылам. Өйдән чыкканда кесәсенә дә „Аятел-Көрси“ салып җибәргән идем, алга таба да саклап йөртә күрсен, я Раббым», — ди Нурания апа.

Нурания ханым тумышы белән Березняк авылыннан. Мәктәпне тәмамлап, Кукмарадагы мех фабрикасында эшләгәндә Әмир исемле Әсән-Елга авылы егете белән таныша һәм 1972 елда аңа тормышка чыга. Бәхетле пар 7 бала — 3 кыз, 4 малайга гомер бирә. Рәхим гаиләдә бишенче сабый булып дөньяга килә. 

«Бишесенең инде үз гаиләләре, 10 оныгым бар. Рәхимгә килгәндә, ул кечкенәдән әтисе белән минем кул арасына кереп, тырыш, хезмәт сөючән булып үсте. Пычак урта мәктәбендә укыды, армиягә алынганчы „Әсәнбаш“ хуҗалыгында төрле эштә хезмәт куйды. Тормыш юлында очраган авырлыклар беркайчан куркытмады аны. Япь-яшь килеш туганнар белән бергә Төньяк Урал якларына китеп, шахтада боксит (алюминий) рудасы чыгару да җиңелләрдән бирелмәгәндер. Әмма 7 елдан артык вакыт эчендә бер тапкыр зарланганы булмады. Ә инде махсус хәрби операция зонасына алынганчы күмәк хуҗалыкта эшләде. ал җанлы ул, атларны аеруча ярата. Хуҗалыгыбызда дүрт ат бар. Хезмәткә киткәнче аларны гел үзе тәрбияләде, иң акыллы җан ияләре, бик сизгер, сине күз карашыңнан да аңлыйлар дип әйтә иде. Хәзер дә шалтыратканда бер тапкыр атлар турында сорамый калганы юк», — ди әнисе.

Рәхим Мифтахов ике тапкыр туган якка вакытлыча ялга кайтып килә. Аз сүзле, артык төпченгәнне яратмый, кирәген генә сөйләшә торган малаем ул минем, ди әнисе аның турында. 

«Ярый әле ике арада элемтә бар. Җае чыгу белән кәрәзле телефоннан шалтырата. Видео аша аралашу бигрәк уңайлы, үзе белән кара-каршы сөйләшкән шикелле. Йөзен күргәч, тавышын ишеткәч, беразга күңелем тынычланып кала. Балалар Рәхимнең фоторәсемнәрен зурайтып ясатканнар иде. Сагынганда, моңсуланганда, йөрәгемне сагыш биләп алганда, өстәл янына килеп утырам да шуларны карап юанам. ни, мине ялга җибәрәләр, әни, без җиңү белән кайтабыз, дигән сүзләрен зарыгып көтеп, көн артыннан көн, айлар, еллар үтә...» ди Нурания Миннегали кызы.

43 ел инде Мифтаховлар белән күрше булып яшәүче Фаилә апа Хәйруллина да Рәхимне юксынуын яшереп кала алмады. 

«Мин үзем Саба районының Өч Нарат авылыннан. Бирегә килен булып төшкәч, Нурания апа белән аның кайнанасы Наһар әби чәй өстәле әзерләп каршы алган, якты йөз күрсәткән иде. Шул көннән башлап без алар белән бер гаилә шикелле дус-тату яшибез. Балалары да, кайсын гына алма, акыллы, тәртипле, миһербанлы, шәфкатьле. Нинди генә йомыш булса да, аларга эндәшәбез. Беркайчан үтенечне кире какмыйлар, булышалар. Нурания апа бишенче сабыен тапкач, Наһар әбидән кем дип исем кушуларын сораганым истә. Рәхимле, шәфкатьле булсын өчен, улыбызны Рәхим дип атадык, дигән иде шул чагында. Чыннан да, исеме җисеменә туры килеп тора аның. Исән-сау гына була күрсен», — ди Фаилә ханым.

Гаилә башлыгының вафатына 20 елдан артык вакыт узган. Нурания апа бүгенге көндә төпчек улы Булат белән бергә яши. Булат ике тапкыр бертуганы янына барып кайткан. 

«Абый пулеметчы булып хезмәт итә. Беренчесендә без аларга абый белән бергә хезмәт итә торган егетләрнең туганнары, үзебезнең якыннар, дуслар бергә җыелышып, Красная Поляна шәһәрендәге бер кешедән УАЗ-буханка машинасын сатып алып, ремонтлап алып барган идек. Шөкер, бүгенге көндә дә әлеге буханка сафта. «Бик кирәк ул безгә, ватылмасын, йөрсен генә», — дип торалар. Ә икенчесендә кирәк-яраклар илттек. Азык продуктлары, кием-салым, булдыра алганча төзелеш кирәк-яраклары да тутырдык. Алар бит бер урында гына тормый, күпмедер вакыттан соң яңа территориягә күченәләр. Ул чагында без Лисичанскида очраштык. Абый белән озак вакыт аерылышып торганнан соң күрешү шулкадәр тетрәндергеч булды. Күңел тулды, сөенечтән икебезнең дә күздән яшьләр бәреп чыкты. Ул хезмәт итә торган ротада элегрәк кукмаралылар да бар иде. «Райондашларны күргәч, туган якка кайтып килгән шикелле булабыз», — ди алар. Өйдә вакытта уйламыйсың ул, ә менә озак вакытка бер-береңнән читтә булгач, туганлыкның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. әрби бурыч үтәр алдыннан абый: «Энекәш, югалтма, без алгы сызыкка кереп китәбез», — дип СМС яза. Бер ай дәвамында элемтәгә чыга алмаган вакытлары да булды. Хәбәре килгәннән соң, исән-имин "передовой"дан чыгуларын белүнең алтын бәясенә тиң икәнен хәзер аеруча яхшы аңлыйм. Тиздән абый белән хезмәт итүчеләрнең туганнары гуманитар ярдәм илтергә җыена. Әле шушы көннәрдә Казанга алар янына барып, җылы киемнәр, әни әзерләгән тәм-томнарны тапшырып кайттым«, — ди Булат.

Рәхим Мифтахов 2023 һәм 2024 елда «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнә.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев