Кукмарадан Андрей Филиппов махсус хәрби операциядә алты медаль белән бүләкләнгән
Батырлык дигән сүз кат-кат кабатланса да, әлбәттә, медальләрнең һәркайсы артында нинди дә булса каһарманлык, курку белмәү, аяусызлык үрнәге тора.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында алдынгы сызыкта хезмәт иткән егет белән аралашуыбыз үзенчәлекле шартларда үтте.
Хәер, бу минем өчен генә шулай тоелгандыр. Чөнки алар өчен бу гадәти яшәү рәвешенә әверелгән. Ул — җир өсте биеклегеннән ике метр тирәнлектәге блиндаж эченнән, ә мин — җылы өебезнең аш бүлмәсендәге өстәл артына утырып әңгәмә кордык. Югары Комар авылы егете, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Андрей Филиппов белән Яңа елга санаулы көннәр калып барганда ватсап мессенджеры аша аралаштык. «Бер сәгатьтән мин теләсә кайда булырга мөмкинмен, әйдәгез, хәзер сөйләшеп калыйк», — диде ул «очрашу» сәгатен билгеләп шалтыратышканда.
...Алгы сызыкта булганнан соң, егетләребезнең кире көч тупларга кайтып, ял иткән көннәре иде. «Иртәгә юлга кузгалабыз, хәрби биремне үтәгәч, кире шушы блиндажга кайтачакбыз. Ә аннары берникадәр ялдан соң тагын алгы позициягә кузгаласы», — диде «Филин» дигән позывной алган батыр якташыбыз.
Әлеге кош ирекле булуны, зирәклекне, явыз көчләргә каршы көрәшне гәүдәләндерә. Холкы-фигыле буенча ул нәкъ менә шундый. Батыр дип әйтү дә сүз уйнату өчен генә кулланылмады. Иң элек Андрейның медальләрен барлап алыйк әле. Алты медаль арасындагы икесе — «Батырлык өчен», берсе «Хәрби батырлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен» бирелгән. Алтынчысы — «Хәрби махсус операциядә катнашучы» медале — шушы көннәрдә генә, 17 декабрьдә күкрәгенә тагылган. Батырлык дигән сүз кат-кат кабатланса да, әлбәттә, медальләрнең һәркайсы артында нинди дә булса каһарманлык, курку белмәү, аяусызлык үрнәге тора, әмма хәрби егет алар турында җәелеп китеп сөйләмәде. Бары тик: «Батырлык өчен» медале үзем дә яралы килеш авыр хәлдәге иптәшемне яу кырыннан алып чыкканга бирелде«, — дип кенә сүзне йомгаклады. Шунысы да бар: Андрейның тәнендә генә дә бүген тугыз ярчык «яши», берсе муенында тукталып калса, сигезе — кулында. «Шулай калачак инде, тиеп булмый. Табиблар шулай ди», — диде ул тыныч кына. Алгы позициядә булганда каршы яктан очып килгән дрон-камикадзе «истәлекләре» алар. Ә моннан бер ел элек беренче тапкыр яраланганда снаряд ярчыгы аның аяк бармакларын җәрәхәтли.
Зур югалтулар кичергән якташыбызның күңелендә хисләр ташкыны ургылып торганына шик юк. Чөнки армия сафларында хезмәт иткән чагында, 2011 елда, алты баласын калдырып, аның әнисе, ә махсус хәрби операциягә алынгач, кечкенә кызы Екатерина үлеп китә. Бу хакта искә алганда Андрейның гына түгел, минем дә йөрәгем сулкылдап куйды, күземә яшь тулды. Бертуган энесе Денисның да контракт төзеп китүе һәм бүгенге көндә үзеннән 200 чакрым ераклыкта булуын, аның гомере өчен борчылуын да яшермәде ул.
Андрей армия яшендә Саратов шәһәрендәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. 2022 елның сентябрь аенда мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынган, бер елдан контракт төзеп, шунда калган.
«Солдат шинелен салганга дистә елдан артык вакыт үтсә дә, корал белән эш итә беләм, баш мие һәм бармаклар онытмаган, барлык тиешле күрсәтмәләрне хәтерлиләр икән», — ди ирен читләре белән генә елмаеп өлкән сержант, артиллерия орудиесе командиры.
«Андрей, блиндажыгызда салкын түгелме, ашарга ризык җитәме, бүген, мәсәлән, нәрсә белән тукландыгыз?» — дип кызыксынам үзеннән.
«Монда җылы, көн саен үзебез төзегән мунчада юынып чыгабыз. Алгы позициягә икешәр, өчәр айга кереп киткәч, салкын окопларда ятарга туры килгәнлектән, булган мөмкинлектән файдаланып калыйк, дибез. Әйтик, бүген бәрәңге белән ипи ашадык, чәй эчтек. Кукмарадан үзем генә булганлыктан, туган якларымнан гуманитар ярдәм сирәк килә. Әмма ярдәм башка төбәкләрдән дә булгач, продукция җитәрлек. Шуңа күрә күбрәк пехота гаскәрләрендәге егетләргә игътибар зуррак булсын иде, дибез, аларга авыр бит. Кукмарадагы „Сугышчан кардәшлек“ оешмасы егетләренә рәхмәт: мине юллап, табып, посылкаларны тапшыралар. Мәктәп балаларыннан килгән солдат хатларын да без биредә кадерләп саклыйбыз», — диде ул.
Каһарман егеттән, әлбәттә, үзенең кичерешләре, алгы позициягә килеп җиткәч, нинди догалар укуын да сорашмый кала алмадым.
«Күңелем белән кызым Екатерина рухына эндәшәм. Аннан ярдәм сорыйм. Куркыныч, дисезме? Юк, дисәм, дөрес үк булмас, һәркемдә дә курку хисе бар инде ул. Биредә бер көнлек тормыш, бүгенге көн белән яшисең. Әмма бик еракта калган якыннарыбызның тынычлыгы өчен, алар бүген күк йөзенә тимер кошларны эзләп, куркып күтәрелеп карамасыннар өчен көрәшәбез бит, дигән уй тынычландыра. Әйтәм бит, гаиләм, Курск шәһәре астындагы энем Денис, әтием, туганнарым өчен мин күбрәк борчылам. Яшермим, өйгә кайтасы килә. Йокы да бик керми, уйландыра. Армиядән соң яңадан кулыма корал алырга туры килер, дигән уй күңелемә дә кермәгән иде. Әмма контракт төзеп, биредә калуыма үкенмим. Чөнки мин илемне саклыйм!» — диде ул.
32 яшьлек Андрей Филиппов — алты балалы гаиләдә иң өлкәне. Аттестат алганнан соң, Сосновкада суднолар төзү техникумын, Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап, энергетик дипломы белән Кукмарадагы «Средневолжсксельэлектросетьстрой» ремонт-монтаж идарәсендә электрик булып эшли. Бүгенге көндә аны туган авылы Югары Комарда әтисе, ә Кукмарада тормыш иптәше Лиана белән 4нче урта мәктәптә укучы 10 яшьлек улы Филипп көтә. Моннан бер гасыр элек Россия империясендә сугышкан өлкән бабалары Филипп истәлегенә исеме кушылган сабый: «Минем әти — Герой», — дип горурлана.
Горурланырлык та шул, исән-сау булып, җиңү белән кайтырга язсын сезгә!
Биектау районыннан «Бабай» позывнойлы Радик:
Миңа 52 яшь. Без Андрей белән 2022 елдан, Казандагы "Экспо"да беренче күрешүдән бирле бергә. Ул — безнең орудие расчетының командиры. Биредә татар, удмурт, рус, мари, башкорт егетләре бер гаилә кебек бер-беребезгә терәк, юаныч булып, илебезне саклыйбыз. Андрей — тәртипле, белемле, ачык күңелле, сугышчан иптәшебез. Һәрвакыт ярдәмчел, тиешле вакытта төпле киңәшен бирә, аңлата. Аллаһы Тәгалә барчабызга гомер биреп, тыныч тормышта да аралашып яшәргә язсын иде, дибез.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев