«Балаларым белән горурланам»: Кукмарада яшәүченең улы һәм кияве — хәрби, ә кызы — волонтер
Кукмарада гомер кичерүче Нурфия ханым Тимергалиева мәктәп елларында ук улы Азатны хәрби формада күрергә хыяллана һәм... теләге чынга аша.
«Азат өченче урта мәктәптә укыды. Алтынчы сыйныфтан соң 13 яшьлек улымны Казан Суворов училищесына алып килдем, сынауны уңышлы узып курсант булды, өч ел дәвамында яхшы билгеләргә генә укыды. Бигрәк сабый бит әле, сагына-юксынадыр дип, җай чыккан саен янына барырга тырыштым. Үзе дә хатлар яза иде. Аның сәлам хатларын хәзер дә кадерләп саклыйм. Аннары укуын Казан танк училищесында дәвам итте. „Әни, мин синең өчен тырышам“, — дип әйтеп куандырганы бүген дә хәтердә. Азатка хәзер — 36 яшь. Хәрби итеге кигәненә дә 23 ел булды», — ди әнисе.
Кулына диплом алган егетне Сахалин өлкәсендәге хәрби частька җибәрәләр. Ул анда техника буенча танк батальоны командиры урынбасары вазыйфасына күтәрелә, гвардия майоры хәрби дәрәҗәсен ала. Гаиләсендә улы һәм кызы үсә.
«Бүген дә хәтердә: 2022 елның март башында улыма шалтыраттым. Ул исә һәрвакыттагыча тыныч кына сөйләште, шаярып та алды. Бер атнадан исә аларны махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Шуннан соң кызым Алсу да Сахалиннан минем яныма Кукмарага кайтты. Аның ире Алмаз Сириядә хәрби хезмәттә иде. Беренче айларда икебез дә кулдан кәрәзле телефоннарны төшермичә, хәбәргә чыксалар ишетми калмыйк дип, чиратлап йокладык. Азат белән ике арада элемтә юк дәрәҗәсендә булды. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, күбрәк төнлә төрле абонент номерларыннан шалтырата да: „Әни, мин исән-сау, бар да яхшы“, — дип әйтүгә элемтә өзелә иде. Берничә айдан хәл бераз җайланды, әкренләп гуманитар ярдәм, посылкалар да җибәрү мөмкинлеге туды. Азат техника буенча танк батальоны командиры урынбасары иде бит. Луганск өлкәсенең Попасная шәһәрендә барган бәрелешләр вакытында ул батальонны хәрби бурыч үтәү өчен җибәрә. Әмма егетләр кире әйләнеп кайтмый. Шуннан соң беркемгә берни хәбәр итмичә, квадроциклга утыра да үзе аларны эзләргә китә. Иң элек танкны, аннары подваллардан, җимерекләр арасыннан иптәшләрен таба. Шул чагында күрсәткән батырлык һәм кыюлыгы өчен аңа ике ел элек Батырлык ордены тапшырылды. Узган ел Азатны командование Санкт-Петербург шәһәренә армия генералы Андрей Хрулев исемендәге матди-техник тәэмин итү хәрби академиясенә укырга җибәрде. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән шунда. Беркөнне шалтыратканда: „Уку тәмамланырга санаулы көннәр калды“, — диде. Аннары кабат иптәшләренә кушыладыр инде. Балаларым белән горурланам. Улым белән кияү Ватан алдындагы изге бурычларын үтәсә, кызым тылда хәрбиләргә ярдәм итү өчен янып-көеп йөри. Тизрәк илдә тынычлык урнашсын иде — бар теләгем шул», — диде әни кеше.
Нурфия апаның кияве Алмаз Шәйхетдинов Сириядә җиде ай хезмәт итә дә, аннан кайтып, ике атна ял итүгә, махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.
«Алмаз — Кукмара егете. 2016 елда ул хәрби комиссариат аша Россия Кораллы Көчләре белән килешү төзеде, һәм без Сахалинга киттек. Ул анда хәрби частьның танк батальонында танк командиры булып хезмәт итте. Аны Сириягә җибәргәндә, өйләнешеп алты ел узгач кына көттереп туган улыбызга нибары җиде ай иде. Шуннан бирле без „көтү“ режимында яшибез, әтиебез белән аны ялларга җибәргәч кенә күрешәбез. Беренче вакытларда улым балалар бакчасында кайбер малай-кызларның әтиләренә, кайчак минем җизнигә дә „папа“ дип эндәшә иде. Шул чагында үзәкнең ничек өзелүен белсәгез сез?! Алмаз сабыйның бер туган көнендә дә була алмады, аның ничек итеп тәпи китүен, беренче сүзләрен дә ишетмәде. Май аенда дүрт яшен тулы гаилә белән бәйрәм итсәк иде дип хыялланабыз», — ди хәрбинең тормыш иптәше Алсу.
Алмаз Шәйхетдиновның позывное — «Тайфун». Ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен Россия Президенты карары белән «Жуков», Россия Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләренә ия була.
«Әлеге бүләкләре турында иремнең беркайчан сөйләгәне булмады. Аз сүзле, җитди, зарлануны белми торган чын хәрби ул минем. Ялларга бик сагындырып кына кайта шул. Сигез ай күрешмәгән вакытлар да булды. Ярый әле хәзер телефоннан шалтырата я СМС-хәбәр яза алалар. Җае чыкканда видеоэлемтә аша сөйләшәбез. Махсус хәрби операция башлангач, хәрбиләргә ярдәм йөзеннән социаль челтәрдә „Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз“ дигән төркем булдырдык. Фронтка нәрсә кирәк, олы йөрәкле кешеләр ярдәме белән шуларның һәммәсен дә туплап җибәрергә тырышабыз. Волонтер егетләр тимер мич, окоп шәмнәре, кием-салым, шәхси гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, җылылык пушкалары, запас частьлардан алып мотоцикл, машинага кадәр алып бардылар, Курск, Рубежное-Купянск, Донецк, Херсон, Запорожье юнәлешләре буенча 27 тапкыр сәфәр кылдылар. Кукмара районы халкының, Нократ Аланы, Кизнер, Казан, Яр Чаллы һәм Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылында яшәүчеләрнең өлеше аеруча зур булды. Барлык исәп-хисап эшләрен, булышучыларның һәммәсен төркемдә күрсәтеп барабыз, беркемнең дә соравын, мөрәҗәгатен игътибарсыз калдырмыйбыз. Егетләрнең барысы да исән-сау кайтсыннар. Җиңү безнең якта булачак!» — ди Алсу Шәйхетдинова.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев