Кукмарадан Лилия Йосыпова: «Улым белән горурланам»
Кукмарада яшәүче Лилия ханым Йосыпова — батыр йөрәкле, ватанпәрвәр ул үстергән әниләрнең берсе. Бүгенге көндә аның улы Рәзил — махсус хәрби операция зонасында. «Барс» позывнойлы якташыбызның үзе белән очраша алмасак та, әнисе белән күрешеп, бик җылы әңгәмә кордык.
— Лилия апа, сөйләшүне Рәзилнең бала чагыннан башлыйк әле.
— Улым 1998 елның ямьле май аенда икенче бала булып дөньяга килде. Бертуганы Алмаз белән яшь аралары — 11 ел. Шуның өчен абыйсы энекәше өчен әти дә, абый да иде. Рәзил кечкенәдән шук-шаян, тәртипле булып үсте, самбо белән шөгыльләнде. Улларымның икесе дә — тренер Марес Бәдертдиновның шәкертләре. Спортка мәхәббәт уятканы, максатчан булырга өйрәткәне, холыкларын ныгытканы өчен мин аңа бик рәхмәтле.
Рәзилне балачактан өлкәннәргә карата игътибарлы булды, диясем килә. Кайвакыт ачуланам, дигәндә дә, бер сүз әйтми кала идем. Берсендә стадионга уйнарга чыгып киткән җиреннән шактый озак кайтмады бу. Караңгы төшә башлагач, эзләргә чыгып киттем, карасам, каршыма йөгереп килә торган җиреннән капка төбендәге әрдәнәләр арасына кереп югалды бит. Торам шулай чыгуын сагалап. Карасам, кулына бер уч меңьяфрак үләне җыйган да: «Әни, бу сиңа», — дип елмая. Эредем дә төштем. Кочагыма алып яраттым да, икәүләшеп, сөйләшә-сөйләшә, өйгә кайтып киттек.
— Улыгызда хәрби булу теләге кайчан барлыкка килде?
— Кукмара өченче урта мәктәбендә укыды ул. Өлкән сыйныфларда аеруча активлык күрсәтте: сәхнәдә дә чыгышлар ясады, спортта һәм укуда да уңышлары яхшы иде. Рәзилнең әйтүенчә, ул, безгә сиздермичә генә, киләчәктә хәрби уку йортында белем алу турында берничә ел алдан уйлап йөргән. Минем әтием, аның бабасы Шәмсулла — чернобельче. Ул «Маяк» атом электростанциясендә хезмәт иткән. Ә инде әтисенең бертуган энесе Илдар — әфганчы. Улымның хәрби юнәлешне сайлавында үзенең теләгеннән тыш, абыйсы Алмазның, якын кешеләренең дә йогынтысы булгандыр дип уйлыйм. Аның теләген ишеткәч, башта куркып калдым, ә соңыннан... горурландым.
Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Омск шәһәрендәге автобронетанк инженерлык институтына укырга керде. Тәүге елларда аңа чит калага, андагы тәртипкә ияләшү бик җиңел булды дип әйтә алмыйм, әмма тырышты, югалып калмады. Беренче курста йөзендә гел елмаю булса, икенче-өченче елларга инде җитдиләнде, холкы да күзгә күренеп үзгәрде, үзен чын хәрбиләрчә тотты. Биш елдан соң, кулына диплом алгач, лейтенант хәрби дәрәҗәсендә Мәскәү астындагы Коломна шәһәрендәге хәрби частьның 236нчы артиллерия бригадасына хезмәт итәргә китте.
— Рәзилнең махсус хәрби операция зонасына китү турындагы хәбәрен ничек кабул иттегез?
— 2022 елның 18 ноябре, әкрен генә кырпак кар ява. Кибеткә генә кергән идем, кәрәзле телефоным шалтырады. Трубканы алсам — Рәзил. Беркайчан көндез элемтәгә чыкканы булмагач, улымның тавышын ишетүгә коелып төштем. «Әни, мин китәм», — ди. Күңелем белән сизенсәм дә: «Кая?» — дим. «Бар да яхшы булачак, борчылма. Мин кайтам,» — диде. Күземнән яшь бәреп чыкты, шулай да тиз арада үземне кулга алдым, ипләп кенә сөйләшеп, хәерле юллар теләдем. Ике елдан артык вакыт узды. СМС-хәбәрләр язышып торабыз, вакыты һәм мөмкинлеге булганда шалтырата да. Мин хәл-әхвәлен белешеп язам һәм шул арада җавап көтә башлыйм. Аның: «Хәерле иртә, әнием. Барысы да әйбәт», — дигән сүзләре алтын бәһасенә тиң.
Районда оешкан волонтерлык төркемнәре аша гуманитар ярдәм җибәреп торабыз. Посылкаларны алгач, рәхмәт йөзеннән бер дә видеохәбәр җибәрми калганы юк, якташларны күргәч, өйгә кайткандай булам, ди.
— Рәзилнең ялларга кайтканы бармы?
— Әйе, мөмкинлек чыкканда ике атнага җибәрәләр үзе. Узган елның май аенда күрешкән идек, кабат очрашуны зарыгып көтәбез. Бик сагындым үзен. Бүлмәсеннән чыгар да: «Әни, әйдә, чәй эчеп алыйк», — дип әйтер кебек. Ул электән төрле сюрпризлар ясап, мине куандырырга яратты. Узган ел Әниләр көне уңаеннан да аның исеменнән зур гына чәчәк бәйләме алып килеп тапшырдылар. Берсендә туган көнемә бүләк ясап, үзе үк кайтып җитте. Рәзил өлкән лейтенант хәрби дәрәҗәсенә күтәрелде, матди тәэмин итү ротасы командирының ярдәмчесе булып хезмәт итә. 2024 елның 19 февралендә «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медален тапшырдылар. Игътибарлы, ихтирамлы ул үстерүем белән чын күңелемнән горурланам. Егетләрнең һәммәсен дә Аллаһы Тәгалә сакласын, кайда гына йөрсәләр дә, иптәшләре үзләреннән яхшырак булсын, тизрәк илләрдә тынычлык урнашсын иде.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев