25 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 16 очрагы теркәлгән.
-
Каенсар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү күпфункцияле үзәктә үтте.
-
Ятмас Дусай авыл җирлегендә халык җыены узды
Ул җирле үзидарә органының 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.
-
Кәркәүч авыл җирлегендә халык җыены узды
Җирлектә узган халык җыенында барлык проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләшенде.
-
Кукмарадан Лилия Йосыпова: «Улым белән горурланам»
Кукмарада яшәүче Лилия ханым Йосыпова — батыр йөрәкле, ватанпәрвәр ул үстергән әниләрнең берсе. Бүгенге көндә аның улы Рәзил — махсус хәрби операция зонасында. «Барс» позывнойлы якташыбызның үзе белән очраша алмасак та, әнисе белән күрешеп, бик җылы әңгәмә кордык.
-
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча мәдәният инфраструктурасына 300 млн сум бүленә
РФ Мәдәният министрлыгының 2024 елның 13 декабрендәге 2562нче боерыгы белән «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы (Гаилә өчен мәдәният)» федераль проекты расланды.
-
Кукмара районында авыл хуҗалыгы тармагында еллык эшкә йомгак ясалды
Алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, бу елның беренче авыл хуҗалыгы семинары «Восток» хуҗалыгында оештырылды. Анда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.