Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Каенсар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Халык белән очрашып сөйләшү күпфункцияле үзәктә үтте.

Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә.

Каенсар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәчелегендәге төркем Каенсар авыл җирлегендә булды.

Анда район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, участок уполномоченные Расим Шакиров, Шәмәрдән участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллиннарның чыгышлары тыңланды. 

Җирлек башлыгы Инсаф Исхаков 2024 елда Каенсар авылында башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Каенсар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Каенсар авыл җирлегенә 1 авыл керә, 125 хуҗалык, 402 кеше теркәлгән. Бүгенге көндә 17 яшькә кадәр — 93 кеше, эш яшендә — 185 кеше, 103е — пенсионер.

Шәхси хуҗалыкларда 118 мөгезле эре терлек бар, шуның 29ы — сыер, 18е — сарык һәм кәҗә, 1 ат, 590 кош исәпләнә. 2 хуҗалыкта 3 сыер асрала.

«2024 елда җирлектә халыктан 145400 сум үзарасалым акчасы җыеп тапшырылып, республика ярдәме белән барлыгы 724388,10 сум акча кайтты. 2024 елда үзарасалым акчасына түбәндәге эшләр башкарылды: футбол мәйданчыгы ремонтланды, сеткалары алыштырылды һәм озынайтылды, резин аслык түшәлде, 2 артезиан скважинасы чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынды, 1 Май урамында 260 метр юлга вак таш түшелде, кыш көне урамнарны кардан чистарту өчен ягулык-майлау материаллары сатып алынды, пожарный гидранталга, генераторга акча тотылды», — дип сөйләде җирлек башлыгы.

Каенсар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

Чыгышлар тәмамлаганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Каенсар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев