Грипп ишек шакымасын: Кукмара район үзәк дәваханәсендә вакцинацияләү бара
Соңгы яңалыклар

Грипп ишек шакымасын: Кукмара район үзәк дәваханәсендә вакцинацияләү бара

Вакцинацияләү кампаниясе декабрь башына кадәр дәвам итәчәк.

Грипп сезоны якынлаша

Бу арада төчкерү, йөткерү, тамак төбе авырту, томау төшү кебек билгеләрдән зарланучыларны еш очратырга мөмкин. Салкын тию һәм вируслы инфекцияләр белән беррәттән, грипп сезоны да ерак түгел. Шуңа күрә авыруны булдырмый калу һәм сәламәтлекне саклау өчен алдан ук чара күрү мөһим.

Район үзәк дәваханәсенең эпидемилог табибы Рамил Мохтаров билгеләп узганча, гриппка каршы вакцинацияләү август аенда ук башланган. 

— Грипп ул — сезонлы вируслы инфекцияләрнең иң киң таралган төрләренең берсе. Ул һава-тамчы юлы белән йога, бик тиз генә бер кешедән икенчесенә күчә. Әлеге авыру кинәт башланырга, тән температурасы күтәрелергә, хәлсезлек, баш һәм мускуллар авыртуы, йөткерү кебек билгеләр булырга мөмкин. Гриппны аяк өстендә йөреп кенә уздырып җибәрергә ярамый, чөнки төрле өзлегүләргә китерү ихтималы бар. Шуңа күрә чирне дәвалауга караганда, аны булдырмый калу мөһимрәк, — ди Рамил Минехаҗи улы.

Район үзәк дәваханәсенең эпидемилог табибы Рамил Мохтаров билгеләп узганча, гриппка каршы вакцинацияләү август аенда ук башланган. 
Район үзәк дәваханәсенең эпидемилог табибы Рамил Мохтаров билгеләп узганча, гриппка каршы вакцинацияләү август аенда ук башланган. 

Вируслы инфекцияләр йокмасын өчен, организмны алар белән көрәшкә әзерләргә кирәк. «Ел саен көзге чорда районда 30 меңнән артык кеше гриппка каршы вакцинацияләү үтә. Быел да әлеге эш дәвам итә. Бүгенге көндә дәваханәгә 3550 дозада (1200е — балаларга, калганы — өлкәннәргә) вакцина кайтты, 3150 райондашыбызга прививка ясалды», — ди табиб. 

Табиб сүзләренчә, аеруча өлкән яшьтәгеләр, балалар, шулай ук халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче сәүдә, мәгариф һәм медицина өлкәләре хезмәткәрләре грипп йоктыру ягыннан куркыныч төркеменә керә.

— Районыбыз өлкәннәре бик актив. Аларның күбесе безгә эпидемиологик сезон башланганчы мөрәҗәгать итә. Бу, әлбәттә, үз сәламәтлекләрен кайгырту белән бәйле. Шулай ук эш яшендәгеләр дә шактый килә, балалар да читтә калмый. Ә менә балаларга исә консервантларсыз, ягъни организм өчен йомшаграк вакцина ясала. Шуңа күрә әти-әниләргә әлеге төр прививкадан курыкмаска, табиб киңәшләрен истә тотарга кирәк, — ди Рамил Мохтаров.

Прививка өчен дәваханәгә эш көннәрендә иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр килергә мөмкин.
Прививка өчен дәваханәгә эш көннәрендә иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр килергә мөмкин.

Вакцинацияләү

Сезон вакытында нинди генә вируслы инфекцияләр очрамый. «Күп вакыт вируска каршы дарулар, антибиотиклар файда бирмәскә дә мөмкин. Шуның өчен вирусларга каршы көрәшүнең иң кулай ысулы — күмәк иммунитет булдыру. Моның өчен халыкның 70 процентка якын өлешенең вакцинация узуы мөһим», — ди табиб. 

Вакцинацияләү кампаниясе декабрь башына кадәр дәвам итәчәк. Авыл җирлекләрендә барлык категория гражданнарга да гриппка каршы прививканы фельдшерлар ясый. Кукмарада өлкәннәр өчен вакцинация — район үзәк дәваханәсендә, балаларга балалар консультациясенең прививка кабинетында үткәрелә.

— Прививка өчен дәваханәгә эш көннәрендә иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр килергә мөмкин. Шимбә һәм якшәмбе — ял көннәре. Алдан язылу соралмый. Без иң элек мөрәҗәгать итүче белән сөйләшәбез, аның медицина буенча вакцинациягә каршылыклары юкмы икәнен ачыклыйбыз. Кеше үзен сау-сәламәт хис иткәндә генә прививка ясала. Аннан соң берничә көн дәвамында эссе мунчада юынудан һәм авыр физик эшләрдән тыелып торырга киңәш итәбез, — ди эпидемиолог табибы.

Кеше үзен сау-сәламәт хис иткәндә генә прививка ясала.
Кеше үзен сау-сәламәт хис иткәндә генә прививка ясала.

Грипп сезоны якынлашкан чорда сәламәтлеккә игътибарлы булу, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, кеше күп җыелган урыннарда саклык чараларын күрү һәм вакытында вакцина ясату мөһим. Авыруны булдырмый калу үз сәламәтлегеңне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә сакларга ярдәм итә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев