Бәйрәмдә бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр, мактау грамоталары тапшырылды.
Кукмара беренче гимназиясендә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар чакырылган иде.
Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев катнашты һәм үзенең котлауларын ирештерде.
«Белем һәм тәрбия бирү буенча районның республикада югары урын биләвендә, яхшы күрсәткечләр булуда мәгариф хезмәткәрләренең өлеше зур. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телим», — диде район башлыгы үзенең чыгышында.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин да бәйрәм уңаеннан үзенең изге теләкләрен җиткерде.
«Сез яшь буынга белем һәм тәрбия бирәсез, балаларның киләчәк язмышларында зур роль уйныйсыз. Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын», — диде ул.
Бәйрәмдә бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр, мактау грамоталары тапшырылды. Балаларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф өстәде. Бәйрәмнең икенче өлешендә райондашларыбыз тарафыннан әзерләнгән бик матур спектакль күрсәтелде.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев