Бүген авыл хуҗалыгы алдында торган төп бурычларның берсе — җитештерү күләмен арттыру гына түгел, ә ресурсларны нәтиҗәле файдалану, уңышны яхшырту, продукциянең сыйфатын күтәрү һәм тармакка заманча технологияләрне киңрәк кертү.
Аграр фәннәргә кызыксыну уяту
Бүген Мәчкәрә урта мәктәбендә «Үсемлекләр генетикасы һәм селекциясе» юнәлеше буенча агротехкласс ачылды. Әлеге проект укучыларны авыл хуҗалыгы тармагы белән тирәнтен таныштыруга, заманча аграр технологияләрне үзләштерүгә һәм киләчәктә авыл хуҗалыгын үстерә алырлык белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, профильле сыйныфны булдыруга ярдәм иткән «Кукморчанка» бренды астында эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Стелла Халикова-Брундукова һәм башкалар катнашты.
Бүген авыл хуҗалыгы алдында торган төп бурычларның берсе — җитештерү күләмен арттыру гына түгел, ә ресурсларны нәтиҗәле файдалану, уңышны яхшырту, продукциянең сыйфатын күтәрү һәм тармакка заманча технологияләрне киңрәк кертү. Бу максатларга ирешүдә үсемлекләр генетикасы һәм селекциясе аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге юнәлеш яңа сортлар булдыру, үсемлекләрнең авыруларга һәм климат шартларына чыдамлыгын арттыру, уңдырышлылыкны күтәрү мөмкинлекләрен ача. Шуңа күрә мәктәп елларыннан ук аграр фәннәргә кызыксыну уяту, укучыларга теоретик белемнәрне практика белән бәйләп үзләштерү өчен шартлар тудыру — киләчәккә салынган мөһим инвестиция.
Кунакларның чыгышы
Сергей Димитриев та үз чыгышында аграр тармакның район өчен әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшь буынга заманча белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады.
— Кукмара — республикада лидер район. Бүгенге көндә без тәүлеккә 550 тоннадан артык сөт савабыз. Игенчелек тармагы буенча да республикада беренче өчлектән төшеп калганыбыз юк. Ә яңа технологияләр кертү районыбызны тагын да зуррак уңышларга этәрә. Монда төпле белем алып, сез аны туган җиребезне үстерүдә кулланырсыз дип ышанам, — диде ул.
Район башлыгы шулай ук Кукмара белән моңа кадәр бәйләнешләре булмаса да, нәкъ менә безнең төбәкне сайлап, авыл хуҗалыгын һәм җитештерүне үстерүгә өлеш кертүче Мәскәү кунакларына рәхмәтен җиткерде һәм Стелла Халикова-Брундуковага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәтен тапшырды.
— Татарстанда бизнесыбызны булдырырга уйлагач, аны башкалада түгел, нәкъ менә тыныч шәһәрдә тормышка ашырырга кирәклеген аңладык. Әлеге проектның бер өлеше булу, яшь буынны үстерүгә ярдәм итү, агропредприятиеләргә кызыксыну уяту безнең өчен бик әһәмиятле. Сөтчелек комплексының төзелешен башлаганда мин дә авыл хуҗалыгы тармагыннан бик «ерак» идем, сыерларны да телевизордан гына күргәнем булды. Әмма эш барышында тулаем шул өлкәгә «кереп киттем»: малларның нинди авырулары булырга мөмкин, аларга нәрсә ашатасы — барысын да өйрәндем. Хәзерге вакытта сез алган белем — киләчәктә үз эшегезнең остасы булу өчен бер адым, — диде Стелла Миндаровна.
Рафак Хәлиуллин үз чыгышында Мәмәшир авылында урнашкан «Кукморчанка» сөтчелек комплексының эшчәнлегенә тукталды. Бүгенге көндә анда уртача тәүлеклек тулаем савым 50 тоннадан артып китә. Барлыгы 85 кеше эшли, хезмәт хаклары да яхшы. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләүчеләр өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
Мәчкәрә урта мәктәбендә ачылган агротехкласста математика, биология, химия һәм физика укытучылары 7–11 сыйныф укучылары белән берлектә авыл хуҗалыгына бәйле темаларны тагын да тирәнтен өйрәнәчәк, төрле тәҗрибәләр үткәреп һәм фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә алачак.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев