Көньяк җимешен Кукмара җирендә үстереп, мул уңыш җыеп алу — тырышлык һәм җирне яратуның матур нәтиҗәсе.
Карбыз уңышы
Элек карбыз-кавын безнең якларга көзгә таба гына кайта, аларның сатуга чыгарылуын түземсезлек белән көтеп ала идек.
Хәзер исә кайбер уңган бакчачылар әлеге көньяк җимешләрен үзләре үк үстерә башлады. Чишмәбаш авылында яшәүче райондашларыбыз Гөлнара һәм Раниф Ганиевлар да быел бакчаларында карбыздан мул уңыш җыеп алган.
Туган ягыбызда үскән карбызларның зурлыгы һәм тәме хуҗаларның үзләрен генә түгел, аларның якыннарын да сөендергән. Бу уңышка ирешү өчен, әлбәттә, хезмәт һәм сабырлык кирәк. Алар карбыз үстерү тәҗрибәләрен безнең белән дә уртаклашты. Гөлнара Ганиеваның әлеге нигезгә килен булып килүенә 31 ел булган.
— Ул чагында бакча эшләре белән кайнатам Шәрифулла шөгыльләнә иде. Аның бар җирне ялт итеп карап тотуы, бау белән сызган шикелле берсеннән-берсе тигез итеп түтәлләр ясавы, һәрбер яшелчәне сортларга бүлеп, яхшы тишелеп чыга һәм мул уңыш бирә торган орлыклар гына чәчүе бүгенгедәй истә. Ул утырткан карлыган, алмагач һәм башка җимеш агачлары хәзер дә гөрләп үсә. Мин һәрчак аның янәшәсендә булдым. Кыяр-помидорларны да бергәләп үстердек. Уңышлар өлгерүгә кайнатам аларны бакчадан җыеп алып керә дә, иң элек муллыкка куана-куана сыйланабыз, соңыннан исә тозлыйм. Әтиебез бу елны вафат булды. Бакчага чыккан саен аны искә алам, — ди Гөлнара Ганиева.
Шәрифулла абый бакча эшенә булган мәхәббәтен, җиргә карата мөнәсәбәтен балаларына мирас итеп калдырган, диярсең. Хәзер әлеге эшне улы Раниф дәвам итә. Аңа килене Гөлнара ханым да булыша.
Бер төптән — алты карбыз
— Улыбыз Хәнифнең бакчада карбыз үстерү хыялы күптәннән бар иде. Шуңа күрә быел тәвәккәлләп карарга булдык. Март аенда аерым савытларга 9 карбыз орлыгы чәчтем. Һәммәсе дә тишелеп чыкты. Июнь башында иптәшем Раниф белән бергә кәлшәләрнең өчесен — теплицага, алтысын бакчага утырттык һәм матур гына үсеп китүләрен күзәтә башладык, — ди хуҗабикә. — Беренче уңышны киленебез Алия белән оныгыбыз Илдан да бик көтте. Ниһаять, 13 сентябрьдә җыеп алдык үзләрен. Бакчаңда үстергән карбызны өзеп алып, гаиләң белән бергә авыз итү аеруча күңелле! Бер төптән якынча 6 карбыз үсте. Иң авыры 8-9 килограммлы иде.
Көньяк җимешен утырту гына түгел, аны тиешенчә тәрбияләргә дә кирәк бит әле…
— Без быел үзебезнең һава шартларында да карбыз үстереп булуына тулысынча инандык. Иң мөһиме — вакытында су сибү, үсемлекләрне игътибар белән карап тору, чүпләрен утау, — ди Раниф абый. — Бәлки, кемнәрдер өстәмә тукландырадыр, әмма безнең җир уңдырышлы булганлыктан, бернинди ашлама да кертмәдек. Корткычлар да яфракларын ашап тилмертмәде. Кайбер көннәрдә томан, хәтта кырау да төшкәч, тиешенчә өлгереп бетә алмаслар дип уйлаган идек. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән җимешләр инде. Карбызларның күбесе кып-кызыл эчле, баллы булды, орлыклары да җитешә башлаган. Кибетнеке белән чагыштырганда, үзең үстергәне бөтенләй башка!
Тәгәрәшеп яткан карбызларга карап, Ганиевларның хезмәте бушка китмәгәненә инанасың. Көньяк җимешен Кукмара җирендә үстереп, мул уңыш җыеп алу — тырышлык һәм җирне яратуның матур нәтиҗәсе.
Фото: гаилә архивыннан
Нет комментариев