Татарстанда җылы һава торышы көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Һава +15 градуска кадәр җылыначак.

8 октябрьдә Татарстанда шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көнбатыштан секундына 6-11 метр көчле җил кайвакыт секундына 14 метрга кадәр көчәячәк, шул исәптән Казанда да.

Шактый җылы төннән соң (+3тән +8 градуска кадәр) көндез төбәк буенча һава +10, +15 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев