Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү срогы үзгәрде
Соңгы яңалыклар

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү срогы үзгәрде

Түләү вакытын күчерү хезмәт хакы яки пенсия түләүләре алучы гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен сентябрь өчен 15 октябрьгә кадәр түли алачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Россиядә 1 марттан яңа закон гамәлдә: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү срогы исәп-хисап аеннан соң килүче айның 10нчы көненнән 15нче көненә күчерелде. Димәк, сентябрь өчен түләүләрне 15 октябрьгә кадәр түләргә мөмкин, диде ул.

Колунов сүзләренчә, түләү вакытын күчерү 10нчы, 12нче яки 15нче числодан соң хезмәт хакы яки пенсия түләүләре алучы гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев