Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 16 очрагы теркәлгән.
24 гыйнварда 7.30-9.30 сәгатьләрдә Кукмараның Магистральный урамында Дәүләт автоинспекторлары, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы теркәлгән. Иминлек каешын куймау — 8 очрак, транспортның дәүләт номерлары укылмау — 3 очрак, техник тикшерү узмаган, тиешле таләпләргә туры килмәүче тонировкалы автомобильләрдә йөрү, светофорның тыелган билгесендә чыгу, тиешле вакытта штраф түләмәү — 1әр очрак. Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.
Районның Дәүләт автоинспекциясе мондый төр массакүләм тикшерүләрнең алга таба да оештырылачагын искәртә.
фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев