Кәркәүч авыл җирлегендә халык җыены узды
Җирлектә узган халык җыенында барлык проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләшенде.
260 хуҗалыгы, 45 кешене эшле иткән «Уңыш» агрофирмасы, гөрләп торган крестьян-фермер хуҗалыклары, мәдәният, белем бирү оешмалары, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләре булган, җитеш тормышта яшәүче Кәркәүч җирлеген бүгенге көндә нәрсә борчый? Җирлектә узган халык җыенында барлык проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләшенде.
Очрашуга килгән кунакларны мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән оештырылган күргәзмә каршы алды.
«Уңыш»ка килгәндә агрофирманың исеме җисеменә туры килеп тора. 2024 елда хуҗалык 333 гектарда рапс игеп, аны сатудан 12 миллион акча эшләгән. Быел рапс белән беррәттән соя, кукуруза да чәчәргә планлаштыралар. Моннан тыш, машина-трактор паркында байтак кына техника да яңартылган, сөт җитештерү, терлекчелектә дә күрсәткечләре куанырлык.
«Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 262 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 71 —савым сыерлар, ике көнгә 720 литр сөт җыела. 2024 елда үзарасалым акчасын җыюның үтәлеше 100 % тәшкил итте. Үзара салым акчасына Кәркәүч, Салтык Елга һәм Бурсык Елга авылларында юллар ремонтланды, пожар гидранты урнаштырылды, светодиодлы лампалар алынды, Салтык Ерыкла авылында сугыш кырларында һәлак булган сугышчыларга һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл койма белән әйләндереп алынды», — дип сөйләде үз чыгышында җирлек башлыгы Марат Зәйнетдинов.
Сөенечләр белән беррәттән бераз көенечләре дә бар. Бүгенге көндә 160 балага исәпләнгән Кәркәүч гомуми белем бирү мәктәбендә нибары 36 бала белем ала, ә җирлектән 12 бала Чарлы мәктәбенә йөреп укый. Алга таба мәктәп ябылмас микән, балаларны ничек йөртәсе булыр дип борчыла җирле халык. Моннан тыш, йөрәкне тырнап торган тагын бер проблема — ул клуб ремонты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренә караганда, клуб ремонты федераль программага кертелгән, ләкин илебездә барган вазгыять белән бәйле, программа туктатылып тора. Моннан тыш, Айгөл Масхутовна районда һәм җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүгә тукталды, ноябрь аенда җирлеккә мобиль поликлиника килүе хакында да әйтеп узды.
Очрашу кысаларында янгын күзәтчелеге бүлеге, урман хуҗалыгы, полиция участогы хезмәткәрләре, шулай ук «Россельхозбанк» бүлеге җитәкчесе дә халык өчен әһәмиятле мәгълүматлар җиткерде.
Халык җыены жирлек үсешенә зур өлешен керткән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.
фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев