Ятмас Дусай авыл җирлегендә халык җыены узды
Ул җирле үзидарә органының 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.
Ятмас Дусай авыл җирлегендә халык җыены узды. Ул җирле үзидарә органының 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Биредә җирлек башлыгы Әдилә Шаймарданова, участок инспекторы Николай Иванов, янгын сүндерү бүлекчәсе, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, «Россельхозбанк» бүлеге җитәкчесе дә катнашты.
«2024 елда җыелган үзара салым акчаларына Шепшеңәр авылында чишмә, зират төзекләндерелде, Ятмас Дусай авылында һәйкәл һәм мемориаль такталар куелды, су челтәре ремонтланды, моннан тыш, акчаларны җәйге һәм кышкы чорда юлларны чистартуга файдаланабыз», — диде үз чыгышында җирлек башлыгы Әдилә Илдаровна.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина 2024 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат-бурычлар билгеләде, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Халык җыены жирлек үсешенә зур өлешен керткән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.
фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев