Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Кукмара районыннан хәрби Фаил Шакиров: «Мин киткәндә дә Ватан өчен дип киттем»

...2022 елның гыйнвар ае. Фаилнең Чибәркүлдән ялга кайткан вакыты да инде төгәлләнеп килә. Нократ Аланы тимер юл вокзалында поезд көткәндә, үзен озата төшкән әтисенә: «Бик җитди, җаваплы командировка көтелә, Белоруссия чигенә кадәр барып, танклар белән маршрут салачакбыз», — ди. Маршрут дигәне махсус хәрби операция булып чыга: 24 февральдә иртәнге сәгать биштә, ягъни беренче көннәрдән үк лейтенант Фаил Шакиров алгы сызыкка кереп китә.

НаилФаил белән беренче тапкыр моннан күп еллар элек Янил авылында «таныштым». Күңелле, матур очрашу вакытында түгел: бабайлары, хөрмәтле мәктәп директорыбыз, искиткеч гыйлемле булган, үзара сөйләшкәндә «аяклы энциклопедия» дип йөртелүче Наил Мөхәммәтгали улын соңгы юлга озатканда әниләре Наиләнең алар белән авырлы чагы иде.

«Наилә игезәк алып кайта икән, әлегә кызмы-малаймы икәнлекләре билгесез, Казан дәваханәсендә УЗИ үткәндә табиблар бер-берсенә карап, кочаклашып яталар дип әйткән», — дигән сүзләр әкрен генә колактан-колакка күчте...

— Әтине озатуны бик авыр кичердем, еладым да еладым, — дип искә ала моннан 34 ел элек булган хәлләрне Наилә. — Айдарга, әгәр дә берәрсе малай булса, әти истәлегенә Наил кушарбыз әле дип әйткәнемне хәтерлим. Аллаһның рәхмәте белән ике малай туды: берсе Наил булгач, икенчесе Фаил булсын инде, дидек. 

Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган игезәкләрне аера алмаганлыктан, Зур Сәрдек авылы халкы аларны НаилФаил дип атап йөртә, үзләренә дә нәкъ әнә шулай дип эндәшә. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган Фаилнең хәлләрен белешкәндә дә, әти-әнисеннән: «НаилФаилдән хәбәр бармы, беркөеме?» — дип сораша. Бер авылда яшәмәгәнлектән, күз алдында үсмәсәләр дә, НаилФаилнең тормыш юлыннан берникадәр хәбәрдар идем: мәктәп-гимназиянең җәмәгать эшләрендә сыйныфлары белән актив булсалар, район күләмендәге спорт ярышларында оста итеп волейбол, футбол, хоккей уйнадылар. Бу егетләрне күргәндә, исәнләшкәннән соң мин генә түгел, бик күпләр бирә торган: «Син кайсысы әле?» — дигән беренче сорауга алар инде күптән ияләнгән иделәр.

Үзләре чибәр, үзләре тәртипле, үзләре, кем әйтмешли, гөрнәдирдәй, асыл татар егетләре Наил һәм Фаил Шакировлар үсеп буйга җиткәч тә, бергәләп юридик белем алдылар, Казандагы хәрби частьларның берсендә армия хезмәтен үттеләр. Һәм көннәрнең берендә аларның юллары аерылды: Фаилне Казанда бергә хезмәт иткән офицер үзе янына — Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендәге танк гаскәрләренә хезмәт итәргә чакыра. Ә Наил исә: «Гаиләм дә, балам да бар», — дип, хәрби киемен салырга карар кыла.

...2022 елның гыйнвар ае. Фаилнең Чибәркүлдән ялга кайткан вакыты да инде төгәлләнеп килә. Нократ Аланы тимер юл вокзалында поезд көткәндә, үзен озата төшкән әтисенә: «Бик җитди, җаваплы командировка көтелә, Белоруссия чигенә кадәр барып, танклар белән маршрут салачакбыз», — ди. Маршрут дигәне махсус хәрби операция булып чыга: 24 февральдә иртәнге сәгать биштә, ягъни беренче көннәрдән үк лейтенант Фаил Шакиров алгы сызыкка кереп китә. Әнисен, инде бала тудырыр көннәре якынлашкан тормыш иптәше Руфияне борчыйсы килми аның. Үзенең «ут эчендә» кайнаганын аларга сиздерми. «Егетләрне танкта йөрергә өйрәтәбез, мин шунда — Белоруссия чигендә», — дигәненә беренче мәлдә ышансалар да, әни йөрәге сизмиме соң!

— Руфия март уртасында бәбәйләде, ә Фаилгә әйтә алмыйбыз, элемтә юк, — ди Наилә.

— Айдар танышлар, дуслар аша аның командованиесенә хәбәр җибәрә алды. 
Ә әлеге көн турында Фаилнең сөйләвен тыңлаганда күңел кыллары тибрәнмичә калмый. «Чернигов шәһәре тирәсендә хәрби заданиедә идек, — ди ул. — Югалтулар белән алгы сызыктан чыктык, әзрәк хәл алырга вакыт бирделәр. Шул арада миңа дивизия командиры сине таптыра, үзенә чакыра дип килеп әйттеләр. Күңелгә бернинди юньле уй килмәде, әти үлдеме икән, әниме дип уйлыйм. Чөнки андый очракта гаиләгездә шундый хәл булган дип кисәтәләр дә, тагын алгы сызыкка кереп китәсең. Ә монда мине кызым туганны әйтергә чакырганнар икән! Кайтып киләсеңме, өч көнлек ял бирәм, әмма сиңа кире китәргә авыр булачак, ди командир. Иптәш командир, сез минем кая барасымны беләсез бит, баламны бер тапкыр кулыма алып та карамыйча вафат булсам, яхшымы соң, кайтасы иде дип җавап бирдем. Шул көнне Славутич шәһәренә керергә әзерләнә идек. Бер авылда мобиль телефон табып алдык та, бөтен кеше шуннан якыннарына шалтыратырга тотынды, мин дә Руфияне җыйдым. Аның палатада бала имезә торган вакыты иде, елый башлады, шул арада илереп бәбәй елаган тавыш та ишетелде. Без нәкъ шул вакытта штурмга керергә тиеш идек. Баламның тавышын ишеттем дә, коелдым да төштем. Хәрби заданиегә булган настрой шунда ук бетте, бер мизгел эчендә икенче кешегә әйләндем, каз тәне чыкты, күңелем тулды. Әлбәттә, елап утырып булмый, мин бит командир, башкалар, сиңа карап, алга барырга тиеш! Күпмедер вакыт үземне кулга ала алмыйча тордым. Туган якка очып кайтып, яңа дөньяга килгән сабыемны күрәсе килү теләген әйтеп тә, сөйләп тә аңлатырлык хәлдә түгел идем...»

Наилә белән бу көннәргә, Фаилнең яңа туган кызы белән очрашу мизгеленә дә «кайтып» килдек: 

— Фаилнең бәбине күрергә кайтасын мин белмәдем дә. Наил: «Әни, алгы якка чык әле», — дип эндәшкәч, чыксам, ишек төбендә Фаил басып тора. Минем нинди халәттә булуымны аңлатырлык түгел. Күрдем дә имәнеп киттем, улым шундый олыгаеп кайткан. Һәрвакыт шат күңелле, уен-көлке белән сөйләшүче, һәр вакыйганың матур һәм кызык ягын күреп сөенүче, сине дә сөендерүче улым Фаилнең күзләре утырган, йөзендә кырыслык, тирән сагыш чагыла. Сүзсез генә кочаклаштык, чөнки сүз әйтерлек хәлем юк... Исән килеш кайтып, күземә күренгәнгә сөенәсе дә бит, югыйсә, ә мин әллә нишләдем — ни елап булмый, ни көлеп. Өч көн өйдә йоклап, дүртенче көнне Фаил тагын юлга кузгалды. Андагы авырлыкны белсәң! Бөтенебез белән саубуллаша да, тагын йөгереп кереп, бәбәйгә каплана, юынгычка барып, битләрен су белән сыпырып ала да тагын саубуллаша. Чыгып китә дә яңадан Гайшә янына йөгереп барып үбә башлый, янә битен юып ала. Менә шулай, кат-кат саубуллашып тагын китте балакай. Үз башыннан кичмәгән кеше баланы яуга озатуның никадәр авыр булганын аңламый, чөнки бу юлы инде Фаил андагы хәлләрне үз күзе белән күреп кайткан, алда үзен нәрсә көткәнен бик яхшы белә иде. Яңадан күрешеп булырмы-юкмы, дигән уйлар белән киткәндер инде ул, балакаем, — ди Наилә.
Шуннан соң Фаилдән бер ай буена бернинди дә хәбәр килми. 

Ә аңарчы Наилә улларының үзара телефоннан сөйләшкәннәрен очраклы гына ишетеп кала.

«Авыр бурыч йөкләделәр, без хәзер шунда кереп китәбез. Югалтулар күп... Мин андый-мондый булсам, әти-әни, Руфия, кызым синең җилкәгә кала, аларны ташлама», — дип кисәтә Фаил туганын. Наил бу турыда өйдәгеләренә берни дә әйтми, тик әни кеше шул сүзләрне ишетеп өлгергән була. Ә Фаилнең элемтәгә чыкмаганына бер атна үтә, икенчесе, өч, дүртенче атна да инде төгәлләнә. Хәбәр юк... Гаиләдә һәркем үз эченә бикләнә, үз уйлары белән яши. Айдарының эштән кайтуын Наилә яңалыклар булмасмы дип көтеп ала: берәр нәрсә беләләр, миңа гына әйтмиләрдер инде дип, күзләреннән хәбәр эзли. Өйдәге яки кесә телефоны шалтыраса — йөрәк табан астына ук төшеп китә. Наиләнең телефонында улы Фаилгә хәлен сорап язган хәбәрләрнең саны-исәбе юк. Әни кешенең күңеленә танкта шартладымы, әсирлеккә төштеме икән, кайсы хәерле, шунысы булса иде, дигән уйлар еш килә. Айдары ник начарны уйлыйсың, әни кеше бит син дип ачуланса да, инде яхшыны уйларлык көч тә калмаган була. 

Кукмара районыннан хәрби Фаил Шакиров: «Мин киткәндә дә Ватан өчен дип киттем»

Игезәкләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте башкача, диләр бит. Наил дә барысын ерактан сизә, тоя, туганы өчен өзелеп яши, игезәк сыңары югалып торган бер ай эчендә 7 килограммга ябыга ул. Туган нигезенең капкасын ачканчы, иң элек авыл башында машинасын туктатып, берникадәр вакыт утырып тора. Чөнки белә: кайтып керүгә, әнисе Фаил турында хәбәр бармы, булса да миңа гына сиздермисез дип тинтерәтә башлаячак... 

— 9 Майда Кукмарага парадка барабыз, бер ят номер телефоныма шалтырата да шалтырата. Андый очракта белмәгән номерны алмыйбыз бит инде, — ди Наилә.

— Ватсабыма Руфиядән, әни, телефоныңны ал, сиңа Фаил шалтырата ул, дигән хәбәр килеп иреште. Күрүгә, машинабыз шоферына өзгәләнеп кычкырдым: «Шәүкәт, тукта, зинһар, миңа Фаил шалтырата!» Чөнки беләм: аз гына баруга, юлның телефон тотмый торган өлеше башлана. «Әнием, мин исән, әлхәмдүлилләһ!» — дигән өч сүз җитте миңа. Үзем елыйм, үзем көләм. Миңа әни дип эндәшеп үскән балалар алар, ә тегеннән язган бөтен хәбәрләре «Әнием...» дип башлана. 

— Киленебез Руфия бик сабыр. Ул, мин борчылганда, әни, тиз кайтсын дип әйтмә, бөтенебез дә исән кайтсын дип телик әле, яме, дип тынычландыра. Гел шушы сүзне әйтә, үзенә бик авыр булса да, безне юатырга көч таба, рәхмәтем зур аңа, — дип сокланып сөйли Наилә.

Фаил белән аның чираттагы ялга кайтуында, ул волейбол турнирына килгәч сөйләшеп алдык. Һәм аның белән аралашкан саен фикеренең төпле булуына сокландым, үзалдына куйган максатыннан тайпылмаячагына инандым. 

— Илебезне саклау — безнең бурыч. Кечкенәдән үк үземә ул — егет кешенең вазыйфасы, армиядә хезмәт итәргә барам дип әйтеп үстем. Улым Мөхәммәт тә үсеп җиткәч, нәкъ минем сүзләремне кабатлар дип ышанам. Аллаһы Тәгаләдән вакытың җиткән булса — монда да үләсең. Без — кирәкле вакытта кирәкле урынга килеп басучылар гына. Әлбәттә, яшь килеш китеп барсаң, әти-әниемә, хатыныма, балаларга авыр булачак. Күп дусларны җирләдем, күрәм: якыннарына бик кыен, әти-әни баласын соңгы юлга озатырга тиеш түгел. Әмма илебезне сакларга әти-әнине җибәреп булмый бит, әйткәнемчә, ул — безнең зур, изге бурыч. Бәлки мин аннан исән дә кайтмамын, дигән уй күңелдә бар, ләкин аңа әзер булырга кирәк. 2021 елның ахырында, ялга кайтканда, махсус хәрби операция булачак, бармый да кала аласың дип кисәттеләр. Ничек инде туган илеңне сакларга, якларга бармыйсың, ди! Ир кеше үтәргә тиеш бу юлны. Чыгу юлы булмаган ситуация юк, теләсә кайсы хәлдән чыгарга мөмкин. Аермасы шунда: син аннан исән чыгасыңмы, әллә юкмы. Безнең төп максатыбыз — куелган хәрби бурычны үтәү. Калганы инде икенче дәрәҗәдәге әйберләр: яраланасыңмы, вафат буласыңмы... Әйе, авылга кайткан саен китәргә авыр. Ул хисләрне кешегә аңлатып, әйтеп бетереп булмый. Шул вакытта ни өчен Ватаныңны, якыннарыңны яратканыңны аңлыйсың. Монда, ягъни туган якта яшәгәндә көндәлек гел бер әйбер белән очрашкач, ул күнегелә, күп нәрсәнең кадере бетә. Ә анда бөтен нәрсә кадерле. Ватан да, туган як та, авылдагы һәр кеше дә. Туган якны ярату ул — иманның бер билгесе. Мин бит киткәндә дә Россия, Ватан дип киттем. Ә Ватан ул — туган авыл, әти-әниең, гаиләң, якыннарың. Монда юк-бар өчен тарткалашып йөргән, үз-үзенә кул салучыларга гаҗәпләнәм. Тормышның кадерен белмәү инде ул. Андыйларга бик тә үләсең килә икән, махсус хәрби операциягә китеп, Ватан өчен бакыйлыкка күч дип әйтәсем килә. Үлем белән көн саен очрашам. Анда ул янәшәңдә йөргәч, нәрсә икәнен аңлыйсың, шуңа күрә аңа мөнәсәбәтем дә шундый. Әзер булмасаң, башкача яшәп тә булмый. Минем тәкъдир инде язылган, шул юл буенча барам гына. Әгәр вафат булсам, мине озатканда артык тантаналар ясап, дәрәҗәләр күрсәтмәгез дип, Наил белән дә сөйләшәм, Руфиягә дә әйтеп куйдым. Димәк, минем китап ябылган, тормыш юлы үтелгән, инде дога гына булыша, дигән сүз бу. Нинди генә хәлдә булсам да, намазымны укырга, тәһарәтемне сакларга тырышам. Балчык астында күмелеп калсам, танкта барганда үлсәм, намазсыз китмәскә иде, җанымны Үзең риза булырлык итеп ал дип әйтәм. Шушы урында Руфия турында әйтеп үтим әле. Мин Руфиям белән горурланам, көчле шәхес, зур рухи терәк — Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бүләге ул. Офицер хатыны — генерал, дигән сүз нәкъ менә аңа туры килә. Руфия бервакытта да зарланмый, рәхмәт аңа, авырлыклар алдында нык торып, әти-әниләребез ярдәме белән ике балабызны үстерә. 

Кукмара районыннан хәрби Фаил Шакиров: «Мин киткәндә дә Ватан өчен дип киттем»

— Куркытамы, бик куркыныч булган очракларга очрадыңмы, Фаил?

— Мин аны яшермим дә, оялмыйм да, куркудан аяк тотмаган вакытлар да булды. Атларга кирәк, ә аяк тыңламый, камырга әйләнә. Кечкенә вакытта хәтерлим: әти машинасын капка төбенә кайтарып куйгач, тар гына капкадан аны кертергә дип, безгә калдыра иде. Без куркабыз. «Улларым, курку хисе бер тапкыр җиңсә, ул сезне гомер буе ашаячак, сез аны җиңәргә өйрәнегез», — дип әйтә иде. Шундый фикергә килдем: адәм баласы түзә ала. Яшисе килү хисе көчле, ул бөтен нәрсәне җиңә. 

— Куркаклар да бармы?

— Бар, бик сирәк. Батырлар күп. Куркакларның курку хисен аура итеп сизәсең: менә ул синең белән бергә экипажда танкта бара, һәм аның бу хисе шуның кадәр нык итеп сиңа күчәргә тырыша. Сине аерым энергия булып кимерә. Искә төшергәндә үк каз тәннәре чыга. Хәрби операциядәге һәркем: мөселманнар — үзләренчә, православие динендәгеләр үзләренчә Аллаһы Тәгаләгә ышана башлый. Анда иман да, дога да, намаз укуың да икенче төрле. Кабул ителүе дә икенче, анда хәтта доганың кабул булганын сизәсең. 

Узган елның сентябрь аенда Фаил үзенең иң якын дустын, Казан егете, танкист, подполковник Александр Кочневны югалта. Әлеге хәсрәтне бик авыр кичерә ул. Ике ел дәвамында гел янәшә булалар, күп авырлыкны бергәләп үтә алар. «Дус дип йөрүчеләр күп, ә Санек кебек чын, ышанычлы дуслар миллионга бер генә була, мин хәзер дә аны бик сагынам, — ди Фаил. — Ул мине генә түгел, үзенең солдатларын да бервакытта ташламады. Үлеме дә шундый булды. Син үз эшләреңне кара, хәзер җыелыш үткәрәм дә киләм, диде ул. Мин, намаз укырга дип, ерактарак булган блиндажга киттем. Шул арада ракеталар оча башлады. Берсе аның солдатлары эшли торган блиндажга төшкән. Санек моны күреп, егетләрне коткарам дип, шунда йөгергән. Дүртесен коткара, соңгы бишенчесен алып чыкканда үзенең дә тәне 92 процент пешкән иде. Берничә көннән Мәскәүдәге госпитальдә үлде. Танкист булуыбыз белән бик горурлана иде. Ракета төшәсе көнне иртән гел үзе белән йөрткән сувенир — кечкенә тимер танкны сизенгән кебек, миңа истәлек булыр дип бүләк иткән иде... Саняны озатырга кайткач, бу утлы еллар истәлеген кадерләп сакла, мин тегендә саклап җиткерә алмам, дөнья хәлен белеп булмый дип, әнигә калдырып килдем». 

Фаил үзенең сугышчан юлы турында сөйләмәсә дә, туган өендә саклана торган биш медале, бер күкрәк билгесенең барысы да батырлыгы өчен бирелгән. Ә 2022 елда Россия Президентының Рәхмәтенә командованиенең хәрби заданиеләрен үрнәк итеп үтәгәне һәм хәрби бурычны үтәүдәге казанышлары өчен дип язылган. Узган көзлектә Наилә Фаилнең фотосын күрсәтте. Тетрәнеп киттем. Хәрби киеменә кан тамчылары чәчрәгән, йөзе туфракка буялып беткән Фаилнең күз карашында барысы да: сагыш та, авырлыклар да, арганлык та, дусларын югалту ачысы да шуның кадәр көчле чагыла ки, әйтерсең, күз алдында типсә тимерне өзәрдәй 33 яшьлек егет түгел, ә 80 яшьлек карт басып тора. 

Кукмара районыннан хәрби Фаил Шакиров: «Мин киткәндә дә Ватан өчен дип киттем»

Фаил өч ел эчендә шартлау нәтиҗәсендә өч танк алыштыра. Бу урында төшләренә кереп бимазалаган, алгы сызыкта булган бер эпизодка тукталып китик әле. Махсус хәрби операциянең беренче елы. Якташыбыз командалык иткән танкка снаряд тия һәм, шартлау куркынычы зур булганлыктан, экипажга берничә секунд эчендә аннан чыгарга туры килә. Якын-тирә бераз тынычлана төшкәч, башка танклар тирәсендә яралылар да, вафат булучылар да булуы ачыклана. Өлкән лейтенант Шакиров үзе контузия алган булса да, командалыкны үз өстенә алып, бер генә яралыны да, һәлак булучыны да биредә калдырмаска карар кабул итә. «Мин менә бу күренер-күренмәс кенә булган поши эзе буенча алдан китәм, күпмедер узганнан соң, сез дә, кузгалып, минем арттан барасыз. Андый-мондый минага эләгеп шартласам, яки миңа дошман ядрәсе тисә, димәк, сезгә ул якка киләсе түгел. Үзегез юл табып, үзебезнекеләр ягына чыгасыгыз була», — ди ул. Нәтиҗәдә дөрес юнәлеш ала һәм үзебезнекеләргә чыгып кушылу бәхетенә ирешә. Кем белә, бәлки алда әйтеп үткән медальләрнең берсе шушы кыюлыгы, куркусыз булуы өчен дә бирелгәндер.

— Казанда эшләгәндә беренче командирым Алексей Капотов мине бик әйбәт тәрбияләде. Аның белән 10 ел хезмәт иттем. Нәкъ менә ул Ватанны сөюдә, патриотик тәрбия бирүгә, хәрби дисциплинаны үтәүгә миңа ныклы юнәлеш бирде. Бик көчле шәхес тормышымда зур роль уйнады. Аның белән хәзер дә элемтәдә без, һәрвакыт рәхмәтемне җиткерәм. Гадәти тормышта ялгышканда әтиебез бервакытта да алдамыйча, дөресләп җибәрә торган иде. Ә менә хәрби хезмәттә подполковник Алексей Геннадиевич әти шикелле булды. Мин, гадәти тормышны күзаллап, кайвакытта үз кул астымдагыларга хисләнеп китеп тавыш күтәрә идем. Ә бит безгә дөрес карар кабул итү өчен башны «салкын тоту» кирәк. Ялгышканда иптәш подполковник чакырып, иренмичә аңлата, сөйләшә, шул чакларда гел дөрес юлны күрсәтә иде. «Фаил, никадәр генә үз-үзеңә ышансаң да, юл да куя белергә кирәк. Җиңү ул кешедән сүз белән генә өстен чыгу түгел, ә үз сүзеңне бирә белү — шулай ук җиңү», — дип аңлата иде. 

Алексей Капотов — бүгенге көндә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссары. Аның белән дә элемтәгә чыгып, якташыбыз турында сөйләшеп алдык. Шунысын да әйтим әле: Фаил һәм Наил Шакировлар диюгә, кырыс тавышлы подполковникның шунда ук сөйләшүендә елмаю, эчкерсезлек барлыкка килде.

«Фаил белән Наил минем күз алдымда үстеләр, чын ир-ат булып ныгыдылар, — диде ул.

— Фаил — намуслы, тәрбияле, һәрвакыт дөреслек өчен көрәшүче, үз өстенә җаваплылык хисе ала белүче офицер. Аңа һәрвакытта да таянырга була, — дип бәяләде ул. — Хәрби бурычын үтәп, аңа исән-сау гаиләсе янына кайту насыйп булсын».

Бу урында тукталып, Наил турында да әйтмичә калып булмый. Ул да, Фаил янына барасы килеп: «Сезгә Фаил янында Наил бар дип уйлагач җиңелрәк булмасмы, мин анда китсәм, ни әйтерсез икән?» — дип, әнисе янына берничә тапкыр җитди сөйләшергә кайта. «Улым, йөрәгем икегезгә дә чыдамас, икегезне дә көтәргә сабырлыгым җитмәс. Әле син бит монда, минем янымда шундый зур таянычым. Сезне аера алмаучыларга гаҗәпләнә идем, син нәкъ Фаил кебек икәнсең, тавышыңа кадәр аныкы дип кочаклап яратам үзен, — ди Наилә. — Мин авылыбызда яшәүче һәркемгә, җирлек халкына, гимназия, балалар бакчасы коллективларына, хезмәттәшләргә, дусларга, күршеләргә шундый рәхмәтле, барысына да хөрмәтем шундый зур, чөнки алар улым өчен һәр намаз артыннан аерым дога кылабыз, нинди ярдәм кирәк, кулдан килгәнчә булышабыз дип торалар. Никадәр гуманитар ярдәм җыеп тапшырдылар. Бу бит инде зур сынау — бөтенебезгә ил белән килгән сынау».

Кукмара районыннан хәрби Фаил Шакиров: «Мин киткәндә дә Ватан өчен дип киттем»

Фаил үзен Герой дип исәпләми. Беренчедән, тыйнаклыгы көчле, икенчедән әти-әни тәрбиясе шундый. «Биредәге егетләрнең берсе дә миннән бернәрсә белән дә ким түгел, — ди ул. — Махсус хәрби операция турында күп сөйләшсәләр дә, мин шуны гына әйтә алам: өч ел элек илебезнең баш командующие боерык бирмәгән булса, берничә ай, ярты елдан соң әлеге хәлләр нәкъ менә безнең туган җиребездә булыр иде. Андагы авылларны, шәһәрләрне азат итеп барганда, подвалларда, өй почмакларында, базларда яшеренеп, куркып яткан карт-карчыкларның безнең белән очрашкач, никадәр сөенгәннәрен күреп, уйланылмыйча эшләнелгән операция түгел икәненә тагын бер кат инанасың. Дусларым арасында Россия Геройлары, дәрәҗәле орденнарга лаек булучылар бар. Яшь буынга менә шундый Геройлар турында сөйләргә, аларга тиңләшергә, алар кебек булырга тырышырга кирәк. 

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама барышында махсус хәрби операция ветераннары һәм андагы хәрбиләр өчен 1 марттан «Геройлар вакыты» кадрлар программасы эшләтеп җибәрү турында белдерде. Разведка идарәсенең штаб начальнигы урынбасары, капитан Фаил Шакировка да әлеге программада катнашырга тәкъдим итәләр. Аның асылы: биредә, тыныч тормышта үз үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләү. Әмма якташыбыз «Катнашам, отсам, туган якка тыныч тормышка кайтыр идем», — дигән сүзне әйтми. Әнисенә: «Безнең махсус хәрби операциядә эш күп бит, мин анда кирәгрәк әле», — дигән фикерне әйтеп, бу темага сөйләшүне тәмамлый. Чөнки ул инде хәзер Айдар белән Наиләнең улы түгел, ул — Ватан улы!

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев