Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган Руслан Давыдов: Без җиңеп кайтырбыз!

Өлешчә мобилизацияләү башлангач, башка егетләр белән бергә аңа да район хәрби комиссариатыннан чакыру килә.

Райондашыбыз Радик Давыдовның бердәнбер энекәше Руслан бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. 
Махсус хәрби операция зонасында булган якташ егетләрнең күбесе белән очрашып сөйләшә алмасак та, телефон аша элемтәгә кереп, хәлләрен белешеп торырга тырышабыз. Пычак авылы егете Руслан Давыдовка – 33 яшь.

Өлешчә мобилизацияләү башлангач, башка егетләр белән бергә аңа да район хәрби комиссариатыннан чакыру килә.

– Мин Пычак урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетына укырга кергән идем. Әмма бераздан академик ял алдым һәм армиягә киттем. Кайткач, металл эретү һәм кою һөнәрен үзләштердем, металл савыт-сабалар заводына урнаштым. Повестка килгәндә дә шунда эшли идем, – ди ул. – Дөресен әйтим, Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән егет буларак, күңелем белән чакыруны көттем. Махсус хәрби операция зонасына китүне тыныч кабул иттем, вакытны кичектереп тору яисә качып калу уе бөтенләй булмады. Чөнки илне саклау, аның иминлеген тәэмин итү – ир-егетләрнең бурычы. Моның шулай икәнлегенә мәктәп елларыннан ук төшенеп үстек. Иң элек мин мотоукчылар ротасында атучы вазыйфасын башкардым, хәзер исә төп гаскәрләрне утлы корал, безнең очракта минометлар белән тәэмин итү (огневая поддержка) взводында хезмәт итәм. Һөҗүм, оборона вакытында үзебезнең позицияләрне дошманнан саклыйбыз. Минем янда райондашым да бар. Шушы вакыт эчендә аның белән аеруча бертуганнар шикелле якын кешеләргә әйләндек. 

“Руся” (Руслан исеме кыскартылган) позывнойлы хәрби гуманитар ярдәмнең даими килеп торуын, посылкаларның һәммәсен сөенеп көтеп алуларын да әйтте. 

– Игелекле кешеләр, райондашлар, мәктәп укучылары бик күп кирәк-ярак җибәрәләр, азык-төлек, өс киемнәре, окоп шәмнәре, мичләр, төзелеш материаллары да алабыз. Барысы өчен зур рәхмәт. Аларның ярдәменнән башка безгә бик авыр булыр иде, – ди Руслан. – Кукмарадан волонтер Илдар бервакыт гуманитар ярдәмне яныбызга ук алып килеп тапшырды. Бик күп вакыт туган җирдән читтә яшәгәннән соң, якташыбыз белән очрашу күңелгә аеруча да кереп калды. Кочаклашып күрештек, сөйләшер сүзләр бетмәде, өйгә кайткандай булдык. Кукмаралылар, бергә җыелып, истәлеккә фотога да төштек. 

Хәрби үзләренең төнлә белән “Баба Яга” дип аталучы дрон һөҗүменә эләгүләрен сөйләгәндә, гәүдә бөтенләй куырылып куйды. Ул вакытта могҗиза белән исән калган егетләр окоптан иртән генә чыга ала. 

 – Кем нәрсә эләктерә, шуны киеп, бездән ерак булмаган урында урнашкан егетләр янына бардык. Алар, элемтә өзелгәч, “Баба Яга” һәммәбезне җир белән тигезләгәндер инде дип уйлаган була. Кайбер иптәшләр контузия алса да, Аллага шөкер, барыбыз да исән калдык. Ул безнең икенче туган көнебез булды, – ди “Руся”. – Мин үзем белән һәрчак Башкортостан егетләре бүләк иткән талисманны йөртәм. Әлеге медальон, укыган догаларыбыз бүгенге көнгә кадәр бәла-казалардан саклады, алга таба да шулай була күрсен!

Якташыбыз Давыдов Руслан Леонидовичка махсус хәрби операция зонасында күрсәткән сугышчан батырлыгы өчен 2023 елның җәендә Россия Оборона министрлыгының ведомство бүләге – икенче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале тапшырыла. 

Русланны туган якта бертуган абыйсы Радик, якыннары һәм дуслары көтә. 

 – 2022 ел безнең гаилә өчен бик авыр булды. Өлешчә мобилизацияләү башланганчы, 8 ай элек “таҗлы вирус”тан әтиебез вафат булган иде, аны озатып, биш ай узуга, әниебезне җирләдек. 2022 елның сентябрь ахырында исә Русланга повестка килде. Боларның һәммәсен икебез дә Ходайның сынавы дип кабул иттек, сынмаска-сыгылмаска тырыштык, – ди Радик Леонидович. – Энекәшем кечкенәдән куркусыз булды. Илебезне сакларга да батырларча алынды, холкында йомшак­лык күрсәтмәде, үзен нык тотты. Алар иң элек полигонда өйрәнүләр уздылар. Бик нык салкын тидереп, берничә ай дәваланырга туры килде аңа. Нинди генә авырлыклар килсә дә, зарлануны белми, артыгын сөйләми ул. Мин аның белән, чын мәгънәсендә, горурланам. Руслан – минем өчен Герой. Җае һәм мөмкинлеге булганда шалтырата, яза. Берсендә өч атналап хәбәре булмады. Ул чагында бик борчылган идем, шөкер, хәзер элемтә җайланды. Исән-сау, имгәнмичә, дошманны җиңеп кайтырга язсын үзләренә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев