Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Закиров: Карарым нык иде
Марат Закиров хезмәтен взвод командиры дәрәҗәсендә башлый, аннары аны штурм ротасының политик өлеш буенча командир урынбасары итеп билгелиләр.
Мәхәббәт тарихлары һәрвакыт гади була, диләр. Бу юлларны очраклы гына искә төшермәдем.
Язмам героеның тормыш иптәше белән танышу тарихы да шундый ук гадәти, әмма бик матур. “Конфет-букет чорын без соңракка калдырырга булдык, ул бездә әле дә дәвам итә. Һәр очрашу, һәр шалтырату – язмыш бүләге”, – диде тәэмин итү ротасы командиры, өлкән лейтенант Марат Закиров.
Марат Вакыйп улы Кизнер районының 140нчы квартал бистәсендә дөньяга килә. Берникадәр вакыттан соң аларның гаиләсе Можгага күченә. Ул Ижевск дәүләт техник университетын “ракета төзелеше” белгечлеге буенча тәмамлый һәм офицер исемен ала. Ә Кукмара аның әти-әнисенең кече Ватаны икән. Шулай итеп, язмыш ирониясе буенча, еллар узгач, ул, нәкъ менә бирегә килеп, “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогына эшкә урнаша.
– Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның көзендә үз теләгем белән киттем, – диде ул. – Аңа кадәр кайдадыр күңел түрендә мине мобилизация буенча хезмәткә чакырырлар, дигән өмет яшәде. Тик хатыныма берни дә сиздермәдем. Дөрес, соңыннан без аның белән бу хакта озак сөйләштек. Әлеге хәбәр әти-әниләрне дә шаккаттырды. Ләкин карарым нык иде. Аның каравы хәзер алар минем белән горурлана.
Марат Закиров хезмәтен взвод командиры дәрәҗәсендә башлый, аннары аны штурм ротасының политик өлеш буенча командир урынбасары итеп билгелиләр. Бүгенге көндә танышым – рота командиры.
– Махсус хәрби операция зонасындагы беренче көнегезне исегезгә төшерегез, ул нәрсә белән истә калды? – дип кызыксындым мин.
– Ул көнне көчле яңгыр ява иде. Безне ниндидер ташландык йортта калдырдылар, анда иртәнгә кадәр йокладык. Өстебездә бер коры җир калмаган иде. Аннары мине бүлекчәгә билгеләделәр, һәм әкрен генә коллектив белән таныша башладым.
2024 елда Марат Закиров, бик каты яраланып, госпитальдә дәвалана, аннары тернәкләнү курсы уза.
– 2024 елның 10 феврале иде. Ул көнне минем позициядән сугышчылар алгы сызыкка керде. Мин “накопитель” буенча өлкән идем. Иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә рация буенча солдатларның берсен чакырдым, ул элемтәгә чыкмады. Командирдан боерык алдым да тиз генә аның маршруты буенча киттем. Ләкин соң иде инде... Аннары үземнең позициягә кайтканда дрон тавышы ишеттем. Ул нәкъ минем өстә туктады. Туктап торуның мәгънәсе юк иде, йөгердем. Миннән 3-4 метр ераклыкта кыйпылчыклы ике граната ташладылар. Хәтта шуннан соң да адреналин белән йөгерүемне дәвам итеп, блиндажга барып җиттем һәм аңымны югалттым. Аннары эвакуация килде, ләкин аңа барып җиткәнче, җәяү биш чакрым чамасы узарга туры килде. Шуннан соң мине госпитальгә илттеләр, тернәкләнүне шулай ук махсус хәрби операция зонасында уздым. Ә хәзер барысы да яхшы, кем әйтмешли, бөтен тимер дә үзем белән, – дип елмая ул.
Солдатка барлык авырлыкларны җиңәргә туганнары һәм якыннары ярдәм итә. Аның сугышчан рухы иң авыр мизгелләрдә дә какшамас булып кала. Марат Вакыйп улы сугышчан казанышлары өчен Суворов, “Украинадагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны” медальләре белән бүләкләнгән, күпсанлы грамоталары бар.
Хатыны Энҗе Раил кызы ире турында җылы сүзләр сөйләде:
– Ул махсус хәрби операция зонасына китү белән элемтә начар иде. Ике атнага бер тапкыр тиз-тиз генә шалтырата яки “минем барысы да яхшы” кебек кыска СМС-хәбәрләр җибәрә иде. Узган елның февралендә яралангач, ун көн хәбәре булмады. Хәзер көн саен диярлек элемтәгә чыга. Әңгәмә ахырында ул миңа – татлы төшләр, ә мин аңа тыныч төннәр телим, төне борчуларсыз узсын, йокысы туйсын, димен. Дөрес, төнлә дә аларда йокы кайгысы түгел: киңәшмәләр, бурычларны бүлү. Мин аңа гел шалтыратырга кирәкми, минем барысы да яхшы дип, бер-ике сүз язсаң да җитә, күңелем тыныч була, дим. Махсус хәрби операциягә киткәч, ул тагын да төплерәк фикер йөртә башлады. Ә Марат хәрби хезмәттә генә түгел, эштә дә, гаиләдә дә һәрвакыт җаваплы булды. Дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын да, сугышчыларыбыз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев