Кукмара районыннан хәрби Илшат Закиров: Җиңү безнең якта булачак!
Райондашыбыз өлешчә мобилизацияләү кысаларында 2022 елның 26 сентябрендә хәрби комиссариаттан чакыру ала. Гаиләсе, якыннарыннан аерылу җиңелләрдән булмаса да, армиядә солдат итеге киеп чыныгу алган егет илебезнең иминлеген саклауның мөһимлеген аңлый, үзен нык тота.
Бүгенге көндә күп кенә райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үти. Шуларның берсе — Ядегәр авылы егете Илшат Закиров белән кәрәзле телефон аша элемтәгә кердек. Моннан бик күп чакрымнар читтә булган егетнең салмак кына итеп сөйләвен тыңлаганда, гүя яңгырлы, моңсу көзге көндә күкнең бер почмагында кояш балкыгандай тоелды...
Илшатка — 29 яшь. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Кукмара аграр көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштерә, ә инде 2015 елда армиягә чакырыла. Бер ел Читадагы хәрби частьта Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәннән соң, язмыш җилләре яшь егетне Казан шәһәренә алып китә.
— Өч ел монолитта эшләгән чода мин, чын мәгънәсендә, тормыш мәктәбен уздым, дисәм дә ялгыш булмас. Төзелеш өлкәсе серләренә төшенүдән тыш, физик яктан ныгыдым, авырлыклар алдында сыгылып төшмәскә, проблемалар килеп туганда, ашыкмый-кабаланмый гына чишәргә өйрәндем. Хәзер дә бергә эшләгән егетләр белән аралашып торабыз, шул вакытларны искә төшерәбез. Әмма туган җирнең тарту көче шактый нык булганлыктан, мин 2021 елда башкаладан авылга кайттым һәм, махсус хәрби операция башланганчы, «Восток» хуҗалыгында эшләдем, — ди Илшат Марат улы.
Райондашыбыз өлешчә мобилизацияләү кысаларында 2022 елның 26 сентябрендә хәрби комиссариаттан чакыру ала. Гаиләсе, якыннарыннан аерылу җиңелләрдән булмаса да, армиядә солдат итеге киеп чыныгу алган егет илебезнең иминлеген саклауның мөһимлеген аңлый, үзен нык тота. Иң элек пулеметчы вазыйфасына билгеләнә ул, хәзер исә артиллериядә хәрби хезмәт уза.
— Дүртенче ел китте бит инде, шуның өчен хәрби тормышка, андагы шартларга булдыра алганча ияләндек. Авырлыкларның һәммәсенә дә түзәргә була, иң кыены: япь-яшь килеш сугышчан дусларны югалту, — ди райондашыбыз. — Ротада кукмаралылар да бар. Егетләр белән бер сынык икмәкне дә бишкә бүлешеп, бер гаилә сыман яшибез. Без генә түгел, бу вакыт эчендә әти-әниләребез дә үзара дуслашып беттеләр. Эшләр тыгыз булып, берәребездән озаграк хәбәр килмәсә, шул арада эзләү эшенә керешәләр, һәрдаим үзара СМС-хәбәрләр язышып, аралашып торалар. Зарланырга яратмыйбыз, тамакка килеп утырган төерне йотып җибәрәбез дә алга барабыз. Җиңү безнең якта булачак, дигән өмет безгә көч-куәт бирә. Туган якта мине әти-әнием, бертуган сеңлем һәм бишенче ел очрашып йөрүче яраткан кызым Әдилә көтә. Сагындыралар, билгеле. Мөмкинлек тууга, алар белән элемтәгә чыгам. Тавышларын ишеткәч, әлбәттә, рәхәт булып китә. Әмма без, хәрбиләр, хисләрнең һәрчак икенче урында булырга тиешлеген яхшы аңлыйбыз. Мин үзем, күңелгә моңсулык иңгәндә, өйдән, сөйгән ярымнан килгән фоторәсемнәрне, видеоларны карап, юксынуны басам.
«Кеша» позывнойлы хәрби белән гуманитар ярдәм, яшәү шартлары турында да сөйләштек.
— Райондашлардан, авылдашлардан ярдәм һәрчак килеп тора. Күптән түгел үзебезнең Ядегәр егетләре белән дә күрештек. Посылкаларны ачып җибәргәч, борынга туган як исе килеп бәрелгәндәй булды, өйдәгеләр, күрше-тирә, якыннар — һәммәсе күз алдыннан үтте. Безне ташламаганнары өчен һәрберсенә зур рәхмәт, — ди Илшат. — Блиндажларда яшибез, ашарга үзебез пешерәбез. Кием-салымнарны юу өчен дә биредә газиз әнкәй, хатыннар юк. Шуның өчен барысына да өйрәнәсең. Һава торышына килгәндә, чын көз инде монда да. Бер караганда яңгыр ява, шул арада кояш чыга. Агач яфраклары коелып бетте, табигать әкренләп кышка аяк атларга әзерләнә.
Узган ел хәрбиләр яши торган блиндажның керү юлына миномет төшә, һәм райондашыбыз җитди яраланулар ала.
— Ул чагында егетләрнең берсе дә ташламады, барысы да эвакуациягә кадәр минем белән бергә булдылар, — ди якташыбыз. — Белгород, Мәскәү асты госпитальләрендә дәваландым. Бер кыйпылчык калган иде, анысын Казан дәваханәсендә операция ясап алдылар. Тулысынча савыгу өчен шактый айлар үтте. Быелның апрель аенда кабат егетләргә кушылдым. Тиздән вакытлыча ялга җибәрергә тиешләр. Якыннарым белән очрашу мизгелләрен зарыгып көтәм. Райондашларга, мине белгәннәргә кайнар сәламнәр юллыйм.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев