Кукмара районыннан хәрби Сергей Сабанов: «Бар да яхшы булачак!»
Сергей Сабанов 2022 елның җәеннән Татарстанның «Тимер» батальонында хезмәт итә. 2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Боерыгы белән аңа Георгий Жуков медале тапшырыла, 2024 елның 13 июнендә ул Татарстан Рәисе Боерыгы белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнә.
Лельвиж авылында яшәүче Агафия һәм Анатолий Сабановларның уллары Сергей бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Ул 2022 елның җәеннән Татарстанның «Тимер» батальонында хезмәт итә.
Сабановлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнеп үсә. Кызлары гаиләсе белән — Түбән Чурада, ике уллары Казанда төпләнә, ә төпчекләре төп йортта әти-әнисе янында яши.
«Улыбыз Сергей икенче бала булып дөньяга килде. Авыл мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кукмара аграр көллиятендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерде. Диплом алгач, Ульяновск каласында һава-десант гаскәрләрендә армия хезмәте узды. Күп еллар төзелеш өлкәсендә хезмәт куйды, гаилә корды, өч баласы бар. Кечкенәдән эшчән, батыр йөрәкле, куркусыз булды, нинди генә хезмәткә алынса да башкарып чыга иде. Улыбызның махсус хәрби операция зонасына китүен, килешү төзегәнен бөтенләй белмәдек. Ул безгә: „Читкә эшкә китәм“, — дип йөрде. Барып урнашкач кына: „Әти-әни, ачуланмагыз, сезне борчыйсым килмәде. Бар да яхшы булачак“, — дип хәбәргә чыкты. Әлеге яңалыкны бик авыр кабул иттек, әмма ул инде 34 яшьлек ир-ат, гаилә башлыгы, шуның өчен аның үз карары», — ди хәрби турында әти-әнисе.
«Охотник» («Аучы») позывнойлы райондашыбыз «Тимер» батальоны составында иң элек — Запорожьеда, хәзер Донецк өлкәсендә хәрби бурычын үти.
«Шалтыратуы әллә нигә бер генә була, СМС-хәбәр язганын түземсезлек белән көтәбез. Аннан килгән „Норм“ дигән сүзгә без канәгать. „Аяк-куллар, баш исән-сау“, — диюе генә дә ни тора! Тик менә йокларга яткач кына башыма уй керсә, һич котыла алмыйм шуннан. Иртә белән торуга шәм яндырам, келәү әйтәм, библия укыйм. Ходай саклап йөртә күрсен үзләрен дип теләкләр телим. Сергей аз сүзле безнең, өч тапкыр ялга җибәрделәр, анда да хезмәте турында бернәрсә сөйләмәде. Безнең дә күңелен яралыйсы килми, шуның өчен андагы тормыш турында сораган юк, телевизор карап, интернеттагы хәбәрләрне укып кына азмы-күпме ул хакта беләбез. Шушы көннәрдә улыбыз чираттагы ялына кайтты. Аны күргәч, күңелләр күтәрелеп китте», — ди Агафия апа.
Сергей Сабанов пехотаның сугышчан машинасында (БМП) төзәүче-оператор вазыйфасын башкара. Запорожьеда вакытта ул батальонга яңа кушылган яшь егетләрне дә сугышчан серләргә өйрәтә, ноябрь аенда үзен дә ике атнага Ростов-на-Дону шәһәренә укырга җибәрәләр.
«„Охотник“ безнең гомерне саклап калды. Ядрә ике тапкыр хәрби машина янында шартлады. Өченчесе безне бетерер микән инде дип уйларга да өлгермәдек, Сергей автоматтан атты да дронны бәреп төшерде“, — дип сөйләде иптәше. Аның аша улыбызның батырлыгы турында белдек. Ул — безнең өчен Герой, безнең горурлык», — ди хәрбинең әти-әнисе.
2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Боерыгы белән Сергей Сабановка Георгий Жуков медале тапшырыла, 2024 елның 13 июнендә ул Татарстан Рәисе Боерыгы белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнә.
Якташыбызның әтисе Анатолий Николаевич исеменә часть командирыннан Рәхмәт хаты да килә. Анда түбәндәгеләр язылган:
Сезгә улыгыз Сабанов Сергей Анатольевичның беренче көннән алып «Тимер» батальонының мотоукчылар ротасында төзәүче-оператор вазыйфасында махсус хәрби операция зонасында хезмәт узуы турында горурлык белән хәбәр итәбез.
Сугышчан шартларда Сергей берничә тапкыр үзенең осталыгын, батырлыгын һәм куркусыз булуын раслады, җаваплы, намуслы хәрби икәнлеген күрсәтте. Аның ышанычлы гамәлләре нәтиҗәсендә катлаулы хәрби бурычларны үтәдек, сугышчан дусларының гомере һәм сәламәтлеге саклап калынды, каршы якка сизелерлек зыян сала алдык.
Рядовой Сабанов иптәшләре арасында ихтирам казана, һәм башка хәрбиләр дә аңа тиңләшә. Ватанны саклау юлын сайлаган Сергей кебекләр булганда, кыска вакытлар эчендә дошман җиңелер, һәм тиздән илебездә тынычлык урнашыр.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев