Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Важашур авыл җирлегендә үзара салым хисабына юллар, спорт мәйданчыклары төзергә һәм янгын гидрантлары урнаштырырга планлаштыралар

Күп кенә проблемалар халыктан җыелган үзара салым акчалары ярдәмендә хәл ителә.

Важашур авыл җирлегендә үзара салым хисабына 2022 елда юллар, спорт мәйданчыклары төзергә һәм янгын гидрантлары урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов сөйләде.

«Үзара салым акчалары Важашур авылының Киров, Сахалин, Зеленая, Иске Каенсарның Тынычлык, Яңа Каенсарның Гагарин урамы, Югары Шөннең Чапаев, Октябрь, Майская урамнары һәм Починок Сутерның Ленин, Садовая, Яшьләр, Яңа урамнарына вак таш җәю өчен тотылачак. Шулай ук Яңа Каенсар, Югары Шөндә спорт мәйданчыкларын төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу планлаштырыла», - дип билгеләп үтте Петр Иванов.

Моннан тыш, әлеге акчалар җәйге һәм кышкы чорда юлларны карап тоту, чистарту, урамнарны яктырту өчен кулланылачак. Шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Иске Каенсар авылында - кран, Поч.Сутер һәм Югары Шөндә янгын гидрантлары һәм краннары урнаштырылачак.

Яңа Каенсар авылында чишмә, Югары Шөндә зират коймасы, су башнясы һәм суүткәргеч ремонтланачак. Поч.Сутер авылында да акча су башнясын һәм суүткәргечне карап тоту өчен файдаланылачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев