Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы тулысынча гамәлгә ашырылачак

Агымдагы елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1084 ишегалды төзекләндерелүгә 8 миллиард сум бүлеп бирелгән.

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, «Безнең ишегалды» республика программасы тулысынча үтәләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

«Бу - зур проект, бик күп эш башкарылды, план-схемалар эшләнде. Әлеге юнәлештә эшләргә кирәк. Гражданнарга проект буенча бирелгән вәгъдәләр үтәләчәк», -  диде Рөстәм Миңнеханов.

Программа кысаларында тротуарларны, юлларны  ремонтлау, урамнарны яктырту, чүп савытлары, эскәмияләр кую, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар ясау, балалар мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.

2020 елда республикада «Безнең ишегалды»  программасы гамәлгә куелды. 6775 ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Биш елга исәпләнгән программаны гамәлгә ашыруга 50 миллиард сум акча каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев