Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Путин ИННны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады

Закон 2022 елның 1 декабреннән үз көченә керәчәк.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә салым түләүченең идентифакция номерын (ИНН) Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән, дип яза «Татар-информ» МА.

Закон гамәлгә кергәннән соң Россия гражданнары физик затның электрон имзасыннан файдаланып Дәүләт хезмәтләре порталында ИНН алу турында гариза тапшыру мөмкинлегенә ия булачак. Салым органы исә электрон документ рәвешендә исәпкә кую турында таныклык җибәрә алачак.

Документ РФ Салым кодексына төзәтмәләр кертә, аның инициаторы – Россия Хөкүмәте. Закон 2022 елның 1 декабреннән үз көченә керәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk