Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Әхмәтҗановлар гаиләсе бүген үзләренең 60 еллык бриллиант туйларын билгеләп үтә.

Кукмарада гомер кичерүче Диләрә һәм Габдрәшит Әхмәтҗановлар гаиләсе бүген үзләренең 60 еллык бриллиант туйларын билгеләп үтә. Әлеге истәлекле дата белән бәхетле парны район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм тегү фабрикасы хезмәткәре Раилә Якупова котлады. Кунаклар бәхетле парга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.

Бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Әхмәтҗановларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. 
Диләрә апа белән Габдрәшит абый пар икесе дә тумышлары белән Балтач районыннан. Алар Кукмарага килгәч танышалар һәм тормыш коралар, биш ир балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә юбилярларның сигез оныклары, ике оныкчыклары бар. 


Диләрә һәм Габдрәшит Әхмәтҗановлар икесе дә тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыгалар. Хәзер дә тик тормый әле алар: бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешләре бик күп, тавык-чебешләре бар. Диләрә апа камыр ризыклары пешерергә, кул эшләрен дә бик ярата икән. Аларга алга таба да тигезлектә яшәү насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев