Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара музыка мәктәбе грант отты

Проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны традицион җыр-бию һәм уен культурасын куллану юлы белән социаль тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

Кукмара балалар музыка мәктәбе «Чиксез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» проекты белән республика грантын отты. Проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны традицион җыр-бию һәм уен культурасын куллану юлы белән социаль тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, 2022 елның 1 апрелендә музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кукмара шәһәренең «Шәфкать» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Чиксез тормыш» концерт-күңел ачу программасы оештырдылар. Музыка мәктәбе укучылары төрле музыка коралларында концерт номерлары белән чыгыш ясады. Музыка мәктәбе укытучылары кунакларны халык музыка кораллары белән таныштырды, музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс уздырды.

Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәр тамашачы кулында чын музыка коралын тотып, уйнап, үзен чын музыкант итеп тоя алды. Чара ахырында укытучылар һәм тамашачылар халык уен кораллары оркестры оештырдылар һәм бергә дәртле көйләр башкардылар. Концертта яхшы, уңайлы атмосфера хөкем сөрде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk