Көчле янгын Татарстанның Кукмара районы авылындагы йортны һәм каралты-кураларны юк иткән
Соңгы яңалыклар

Көчле янгын Татарстанның Кукмара районы авылындагы йортны һәм каралты-кураларны юк иткән

Янгын кичә төнлә чыккан.

29 сентябрьдә 20:52 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмара районы, Өркеш авылының Тау асты урамында торак йорт һәм каралты-куралар януы турында хәбәр килә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.

Көчле янгын Татарстанның Кукмара районы авылындагы йортны һәм каралты-кураларны юк иткән

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут ялкыны шәхси йорт һәм каралты-кураларны әйләндереп алган була. Күршеләр исә йорт эчендә кешеләр булмавын, барысы да мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнүен хәбәр итә.

Көчле янгын Татарстанның Кукмара районы авылындагы йортны һәм каралты-кураларны юк иткән

Ут нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 254 квадрат метр булган торак йорт һәм каралты-куралар тулысынча янып бетә. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Әлеге хәлнең сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте


Нет комментариев