Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Сабантуй җирендә менә шундый чүп өемнәре калган

Үз чүбебезне үзебезгә җыярга өйрәнергә вакыт инде безгә.

Әлеге фоторәсем район Сабан туе мәйданында бәйрәмнән соң төшереп алынган. Күргәнегезчә, сәүдә нокталары, уен-ял аттракционнары артыннан күпме көнкүреш калдыклары өелеп калган. Югыйсә, һәркем үзе артыннан шул урынны җыештырып китәргә тиеш иде. Район Сабан туена гына түгел, авыл бәйрәмнәренә дә хас бу күренеш.

Әйе, табигатьне, тирә-юньне чүпләргә яратабыз шул. Кулдагы чүп кисәген җиргә ташлап калдыру безнең өчен берни түгел.  Артыбыздан кем җыештырыр – бу хакта уйларга яратмыйбыз. Аннан соң шул тәртипсезлекләр өчен кемнедер сүгәбез, җитәкчелектән, чисталык өчен җаваплы оешмалардан гаеп эзлибез.

Җәйге айларда табигать кочагына, су буйларына барып ял итүчеләр дә күп. Алар артыннан да азык-төлек калдыклары, кәгазь, пластик шешәләр, су каплары өелеп кала. Полиэтилен пакетларны җил басу-болыннарга тарата. Үз чүбебезне үзебезгә җыярга өйрәнергә вакыт инде безгә. Мондый гамәлебез белән без, өлкәннәр, балаларга да начар үрнәк күрсәтәбез бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев